Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әтисе дәвамчысы

Көчек авылы егете - 20 яшьлек яшь комбайнчы Нияз ХУҖИН, узган елгы урып-җыю чорында 31 мең центнер ашлык суктырып, районда беренче урынга чыкты һәм район башлыгының 25 мең сумлык премиясенә лаек булган иде. Районның мактаулы комбайнчысы Дамир Хуҗин улы бит ул! Быел да Нияз әлеге күрсәткечтән түбән төшәргә уйламый. Урак...

Көчек авылы егете - 20 яшьлек яшь комбайнчы Нияз ХУҖИН, узган елгы урып-җыю чорында 31 мең центнер ашлык суктырып, районда беренче урынга чыкты һәм район башлыгының 25 мең сумлык премиясенә лаек булган иде. Районның мактаулы комбайнчысы Дамир Хуҗин улы бит ул!
Быел да Нияз әлеге күрсәткечтән түбән төшәргә уйламый. Урак башланган беренче көннән үк "Нью-Холланд" комбайнында басуга чыккан ул. Башта Тирсә, аннан Кодаш басуларында көзге арыш урган. "Урып-җыю чорын һәр елны көтеп алам. Балачактан ук әтием кебек туган як кырларында эшләүдән рәхәтлек ала идем. Быел әле Ижау кооператив техникумында диплом яклау, имтиханнар бирү белән мәшгуль булдым. Шул чорга комбайн ремонтлау да туры килде. Әмма үҗәтлегем, тырышлыгым аркасында барысына да өлгердем", - ди ул.
Нияз 12 яшеннән әтисе Дамир белән "Дон" комбайнында эшли башлый. "Абыйларым Илназ һәм Илһамның комбайнчы ярдәмчеләре булып эшләгән вакытларында кояшта каралып, майга батып кайтканнарын күрә идем дә, эх, мин дә кайчан үсеп җитәрмен дә әтием белән эшли башлармын дип хыяллана идем. Ниһаять, миңа да эстафета таягын алардан кабул итеп алырга вакыт җитте", - ди кечкенәдән техника "җене" кагылган егет. Алай гына да түгел, Нияз инде абыйларын уздырып та җибәргән. Өченче ел инде ул чит ил комбайнын үзе иярли. Ә аның ярдәмчеләре - ике абыйсы. "Басуда без, комбайнчылар, бер гаилә кебек. Алай-болай техникабыз көйсезләнеп китсә, шунда ук бер-беребезгә ярдәмгә ашыгабыз. Фәнил, Владимир, Марсель, Минрахман, Илнар абыйлар, аларның ярдәмчеләре белән бик килешеп эшлибез. Бездә көнләшү дигән нәрсә юк. Авыр вакытта бер-беребезгә ныклы терәк без", - ди яшь комбайнчы.
Ниязның быелга планнары да зурдан. Ул югары уку йортына керергә тели. Урып-җыюда яхшы эшләп машина алу хыялы белән дә яна. Әнә, узган ел премиясенә алган үгезләре дә хәйран гына табыш китерер. Быелгы хезмәт хакын да кушсаң, яхшы гына машина алып булыр, ди егет. Энергиясе ташып торган, әтисе кебек эш өчен янып торучы, кулларында ут уйнатучы Көчек егетенең хыяллары чынга ашасына һич шик юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев