Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әтиемнең теләге чынга ашты

Ватанны саклаучылар көне алдыннан без ТР Хәрби комиссариатының Әгерҗе районы буенча начальнигы Илгиз ГАЛИЕВны редакция кунакханәсенә чакырдык. - Илгиз Наилевич, район халкы Сезне хәрби комиссар буларак кына белә. Газета укучыларның исә районга читтән килгән комиссар белән якыннанрак танышасы килә. Әйдәгез, сүзне Сез үскән гаиләдән башлыйк әле. - Мин - Казан...

Ватанны саклаучылар көне алдыннан без ТР Хәрби комиссариатының Әгерҗе районы буенча начальнигы Илгиз ГАЛИЕВны редакция кунакханәсенә чакырдык.

- Илгиз Наилевич, район халкы Сезне хәрби комиссар буларак кына белә. Газета укучыларның исә районга читтән килгән комиссар белән якыннанрак танышасы килә. Әйдәгез, сүзне Сез үскән гаиләдән башлыйк әле.
- Мин - Казан малае. Әти-әнием электрон-хисаплау заводы хезмәткәрләре иде. Без ике бала үстек, яраткан сеңлем бар. Кызганычка каршы, әтием вафат инде. Шәһәр малае булсам да, кечкенәдән үк бер эштән дә курыкмаска, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтергә, мохтаҗларга ярдәм итәргә өйрәтеп тәрбияләделәр. Башка яшьтәшләрем кебек, мин дә мәктәптә шаян, шук малай идем. Футбол уйнарга бик яраттым.
- Балачактан ук хәрби кеше булу турында хыялландыгызмы?
- Юк, хәрби булу турында хыялландым дип әйтә алмыйм. Әтиемдә бердәнбер улын хәрби кеше итеп күрү теләге көчле булды. Аның бик якын офицер дусты бар иде. Аның үрнәгендә мине дә хәрби хезмәткәр, турыдан-туры Ватанны саклаучы офицер итәсе килде әтиемнең. Аның теләген истә тотып, хәрби училищега кереп карарга булдым. Горький югары зенит ракета училищесы курсанты булгач әтиемнең ничек сөенгәнен күрсәгез иде... Менә хәзер 30 елга якын хәрби хезмәттә һәм һич тә үкенмим.
- "Генерал булырга хыялланмаган солдат чын солдат түгел", дигән Наполеон. Курсант чакта Сез дә генерал погоннары тагу турында хыялландыгызмы?
- Ай-һай, генерал булу җиңел түгел. Мин бу турыда хыялланмадым. Һәркем үз урынында үз эшенең остасы булырга тиеш дип саныйм.
- Безнең районга эшкә билгеләнгәнче кайларда зур хезмәт мәктәбе уздыгыз?
- Хәрби хезмәт юлымны взвод, аннан батарея, зенит ракета комплексы командиры булып башладым. Маршал Җуков исемендәге хәрби академия тәмамлагач, 93нче гвардия зенит ракета полкының штаб начальнигы - командир урынбасары итеп билгеләделәр. 2002-2006 елларда Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетының хәрби өйрәтү факультетында укыттым. Аннан соң язмыш туган Татарстаныма алып кайтты. Азнакай шәһәрендә хәрби комиссар урынбасары булып эшләдем. Һәм менә 2009 елдан - Әгерҗе районында хәрби комиссар, хәзер - бүлек начальнигы.
- Хәрби хезмәткәр гомер буе Устав кысасыннан чыкмый яшәргә тиеш. Кыенмы бу?
- Бу соравыгызга каршы мин дә сорау бирим әле. Дисциплиналы, үз эшеңне төгәл итеп башкару җиңелме? Устав менә шул инде ул!
- Элек армиянең дәрәҗәсе югары иде. Сер түгел, соңгы вакытта бу абруй бераз төште. Хәрби хезмәтнең дәрәҗәсен күтәрү өчен нишләргә кирәк дип саныйсыз?
- Хәрби Көчләрдә үткәрелгән реформалар нәтиҗәсендә армиянең абруе кире кайта башлады. Хәрбиләрнең хезмәт хаклары артты, физик хәзерлек буенча яхшы күрсәткечләр өчен өстәмә түләү кертелде, торак белән тәэмин итү әкренләп җайга салына... Аннан соң, соңгы елларда хәрби хезмәткә барырга атлыгып торучы яшьләр арта бит. Мин моны Әгерҗе егетләре мисалында күпләп китерә алам. Хәтта яшьтәшләре, дуслары белән бер чорда хезмәт итү өчен югары уку йортыннан академик ял алучы егетләр дә бар. Сәламәтлеге чикләнгән булу сәбәпле, хәрби хезмәттән азат ителгән егетләр арасында солдатка җибәрүне сорап Президентка хат язучылар да булды.
Минем зур теләгем бар: мәктәпләргә НВП дәресләре кире кайтсын иде. Ярты ставкага гына эшләүче ОБЖ укытучыларына ставка өстәп сәгатьләрен арттырырга иде. Бүгенге ОБЖ дәресе генә яшүсмерләрне башлангыч хәрби хезмәткә әзерли алмый.
- Хәрби хезмәттәге якташлар белән элемтәләрегез ничек?
- Әгерҗе егетләре хезмәт итә торган хәрби часть командирлары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Телефон аша да аларның хәлләрен белешәбез. Шунысы сөенечле, барлык егетләребез турында да бары тик җылы сүзләр генә ишетәбез. Мәсәлән, Әгерҗе егетләре Артур Баһаутдинов, Алмаз Әхмәтов турында "Шундый якташларыгыз белән чын күңелдән горурлана аласыз" дигән юлларны уку бик рәхәт.
- Хәрби уку йортына керү турында хыялланучы яшүсмерләргә теләкләрегез?
- Яхшы укырга һәм үзеңне физик яктан чыныктырырга кирәк. Хәрби хезмәткәр гадел, үзенә бик таләпчән, һәрьяктан тәрипле булырга теш. Менә шушы сыйфатларны мәктәп елларыннан ук үзеңдә тәрбияләргә кирәк.
- Эштә арып кайткач ничек ял итәсез?
- Яшь чагында спорт белән бик нык шөгыльләндем. Гер спорты буенча I разряд алдым. Хәзер күп вакыт эштә уза. Кичләрен телевизор карап, газета укып уза.
- Гаиләгез белән дә таныштырыгыз инде.
- Хатыным "Әгерҗе нефть продуктлары" предприятиесендә эшли. Улыбыз Казан дәүләт техник университетында белем ала, шул ук вакытта эшли дә.
- Уллары армиядә булган солдат әниләренә, ир-егетләргә бәйрәм теләкләрегез...
- Барыгызга да сәламәтлек, исәнлек телим. Тормыш - ул зур сынау. Менә шул тормыш сынаулары алдында каушап, җебеп калмагыз, упкынга төшә күрмәгез. Солдат әниләренә сабырлык телим. Мин ышанам: улларыгыз хәрби хезмәттән чыныгып, тормышның кадерен белергә өйрәнеп, төпле акылга утырып кайтырлар. Барыгызны да бәйрәм белән!
Әңгәмәдәш - Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев