Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Әтинећ соћгы бњлђге

    Репрессия корбаннарын искә алу көне Мордовия һәм Пермь лагерьларындагы тоткыннарның СССРдагы сәяси репрессияләргә һәм тоткыннарга карата күрсәтелгән рәхимсезлек, кансызлыкка протест игълан итүләреннән соң барлыкка килде.

    Безнең районда сәяси репрессияләрдән зыян күргән 34 кеше яши. Аларның 15е - Әгерҗедә, 19ы авылларда. Халыкны социаль яклау идарәсе хезмәткәрләренең ел саен репрессия корбаннарының өйләренә барып хәлләрен белүләре, тормыш-көнкүрешләре белән кызыксынулары һәм район башлыгының күчтәнәчләрен тапшырулары матур традициягә әйләнде.
    Шушы көннәрдә Сания Рәхмәтуллина Әгерҗедә яшәүче Суфия апа Исхакова янында булып кайтты. Ишектән күчтәнәчләр тутырган пакет тоткан Сания Хәсәновнаны күрүгә үк, Суфия апаның күзләре яшьләнде. "Бер гаепсезгә әтине төрмәгә яптылар бит ул чакта", - дип сөйләп китте ул. Ижауда кечкенә генә кибете булган Хуҗиәхмәт абзыйны 1937 елда "халык дошманы" дигән исем тагып, тимер рәшәткә артына ябалар. Йортын, бар мөлкәтен тартып алгач, хатыны 2 бала, юрган һәм ике мендәр кочаклап урамда кала. Шунда аларны кызганып күршеләре төн кунарга чакыра. "Бу көннән соң Ижауда яшәүнең мәгънәсе калмады безнең өчен. Мин укыган 20нче мәктәпнең коридорына "Враги народа Удмуртии" дигән баш астында кулга алынган әтиләрнең исемнәрен язып элделәр. Минем өчен кара көннәр башланды. Яшьтәшләрем мине кимсетә, этә-төртә, чәчләремнән тарта башладылар. "Син - халык дошманы кызы, монда укырга тиеш түгел" дигән сүзләрне дә бик еш ишеттем. Балаларын кимсетүгә бик гарьләнгән әниләре Гөлсем газизләрен алып Әгерҗегә күчеп китә. Суфия 34нче мәктәптә бик яхшы укый, соңыннан озак еллар Пенсия фонды идарәсендә эшли. Әмма беркайчан да үзенең "халык дошманы" кызы икәнен әйтми дә, белгертми дә.
    Бәхеткә каршы, Хуҗиәхмәт абыйны 5 елдан төрмәдән чыгаралар, шулай да Ижауда яшәргә рөхсәт итмиләр. 75 яшенә кадәр ул гаиләсе белән Әгерҗедә гомер кичерә.
    Намуслы исемнәр кире кайтарылгач, Хөкүмәт юкка чыгарылган мөлкәт өчен репрессия корбаннарына 10ар мең сум акча өләшә. Әтисенең истәлеге итеп Суфия апа шуңа суыткыч ала. "Аңа карагач, гел әти искә төшә. Аның истәлеге, соңгы бүләге ул. Ни кызганыч, үзе генә бу көннәрне дә, "халык дошманы" исемен кире алуларын күрә алмады, мәрхүм. Авырлыклар күргән, әмма көчле рухлы булган әтиемне искә алмаган, сагынмаган көнем юк. Аның рухына багышлап һәрвакыт дога кылам", - ди Суфия апа күз яшьләре аша.
    Искә алулары, тәмле күчтәнәчләр белән куандырганнары өчен район башлыгы Фәрит Гарифовичка, социаль яклау идарәсенә, һәрвакыт хәлләрен белеп торучы Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләренә, социаль хезмәткәр Наилә Бычковага зур рәхмәтле сәяси репрессия корбаны кызы, үзе дә өлкән яшьтәге хезмәт ветераны Суфия апа.
    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: