Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Фаҗига белән башланды

Янгынга каршы аерым режим кертелгән беренче көн үк фаҗига белән башланды. Әгерҗедә янгында төтенгә тончыгып, 80 яшьлек әбинең гомере өзелде. Татарстан территориясендә 20 апрельдән 15 майга кадәр көчәйтелгән режим кертелде. Узган шимбәдә Әгерҗе янгын сүндерүчеләренә бу режимны көчле янгынга каршы көрәштә каршыларга туры килде. 19 апрельдә кичке сәгать тугызлар тирәсендә...

Янгынга каршы аерым режим кертелгән беренче көн үк фаҗига белән башланды. Әгерҗедә янгында төтенгә тончыгып, 80 яшьлек әбинең гомере өзелде.

Татарстан территориясендә 20 апрельдән 15 майга кадәр көчәйтелгән режим кертелде. Узган шимбәдә Әгерҗе янгын сүндерүчеләренә бу режимны көчле янгынга каршы көрәштә каршыларга туры килде. 19 апрельдә кичке сәгать тугызлар тирәсендә янгын сүндерү частена шәһәребезнең Чапаев урамындагы 66нчы йортта янгын чыгу турында хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә янгын шулхәтле көчәйгән, хәтта ут телләре күрше хуҗалыкның мунчасына күчкән була. Нәтиҗәдә, йорт тулысынча янып бетә, күршеләренең мунчасына да шактый зыян килә. Шунысы бигрәк аяныч, янгында йорт эчендә калган 80 яшьлек әбинең гомере фаҗигале төстә өзелә.
Хәзер янгынның нидән чыгуын тикшерәләр. Электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләре бозылган дигән фараз да бар. Ул көнне хуҗабикәнең балалары чүп яндырган дигән сүзләр дә йөри.
- Ничек кенә булмасын, хуҗалар бик зур ялгышлык эшләгәннәр. Янгын чыгу белән хуҗалар аны шлангтан су сибеп, үзләре сүндерергә тырышканнар. Әмма барып чыкмаган. Ялкын телләрен күрү белән янгын сүндерү частена шалтыраткан булсалар, бу фаҗига килеп чыкмаган булыр иде. Без әбине дә, йортны да саклап кала алган булыр идек. Башкаларга сабак булсын дип тагын бер кат әйтәм, янгын чыкканын күрү белән 01 телефонына хәбәр итегез. Үз көчең белән генә сүндерергә тырышуның нинди зур югалтуга китерүен әлеге фаҗига да күрсәтеп тора, - ди янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Айрат Шәйдуллин.
Бу очракта күршеләренә рәхмәт. Ул хуҗаларның янгынны гади шлангтан су сиптереп кенә сүндерергә тырышуларын күрү белән янгын сүндерү частена хәбәр итә. Әгәр күршеләре шалтыратмаса, тагын да күбрәк югалту булыр иде, мөгаен.
20 апрельдә, янгынга каршы көчәтелгән режим кертелгән көндә, Салагыш авылында да янгын чыкты. Хуҗабикә каралты-курага якын урында чүп яндырырга була. Югыйсә, янгын сүндерү часте хезмәткәрләре сарайлардан кимендә 50 метр ераклыкта гына чүп яндыру рөхсәт ителүе турында һәрчак кисәтеп торалар. Әмма кайбер хуҗаларның моңа әллә ни исләре китми. Бу юлы да хуҗалыктагы сарай ут телләреннән зур зыян күрә. Ярый әле, авылдагы ирекле янгын сүндерү отряды бик яхшы эш итә. Аларның бик тиз килеп җитеп, оператив төстә эш итүләре нәтиҗәсендә хуҗабикәнең йорты зыян күрми.
Әйе, яз-җәй айлары - янгын чыгу буенча аеруча куркыныч чор. Шул уңайдан янгын күзәтчелеге буенча баш инспектор тагын бер кат исегезгә төшерә:
• Урман буйларын сукалап, янгынга каршы полоса ясау бик тә мөһим. Бигрәк тә, авылларга якын урман буйларына. Көзен мондый полосалар ясалган булса да, язын аларны яңарту мәҗбүри.
• Авылларда, шәһәрдә теләсә кайда чүп түгүгә каршы кискен көрәш ачарга. Законсыз чүплекләр янгын чыгу куркынычын тагын да арттыра.
• Язын-көзен бакчаларда, шәхси хуҗалыклара чүп яндырганда төтен якын-тирәгә таралып, озак вакытка һаваны боза. Бу төтен аллергия белән интегүчеләр өчен аеруча куркыныч. Бакча чүпләрен яндырмаска тырышыгыз.

БЕЛЕШМӘ:
Янгынга каршы көчәйтелгән режим кертелгән чорда, 20 апрельдән 15 майга кадәр катгый рәвештә ТЫЕЛА:
• Чүп, коры үлән яндыру;
• Учак ягу.
Бу кагыйдәләрне үтәмәүчеләрне 2000-4000 сум штраф көтә.

Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев