Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Фанфурик эчеп... сукырайган

Быел ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына Әгерҗе районында законсыз рәвештә алкогольле эчемлек һәм составында спирт булган сыекча сатуга кагылышлы дүрт мәгълүмат юлланган. Бу хакта район хакимияте бинасында эшмәкәрләр белән узган киңәшмәдә ТРның Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органы начальнигы вазифаларын башкаручы Лилия Муллина хәбәр итте. - Әлеге дүрт фактның...

Быел ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына Әгерҗе районында законсыз рәвештә алкогольле эчемлек һәм составында спирт булган сыекча сатуга кагылышлы дүрт мәгълүмат юлланган.

Бу хакта район хакимияте бинасында эшмәкәрләр белән узган киңәшмәдә ТРның Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органы начальнигы вазифаларын башкаручы Лилия Муллина хәбәр итте.

- Әлеге дүрт фактның икесе расланды һәм әлеге хәбәрләрне юллаучыларга өч мең сум күләмендә акчалата бүләк юлланды, - диде Лилия Раифовна.

Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: әгәр законсыз рәвештә алкогольле эчемлек йә составында спирт булган сыекча сатулары мәгълүм икән, сез дә ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының "Халык контроле" бүлекчәсенә хәбәр юллый аласыз. Мәгълүматыгыз дөреслеккә туры килгән очракта сезне дә акчалата бүләк көтә. Шулай ук 8(8552) 714303 телефоны буенча дәүләт алкоголь инспекциясенең "кайнар линия" телефонына, 23870 телефоны буенча район башкарма комитетына шалтыратырга була.

- Күптән түгел күрше Менделеевта дүрт көн рәттән "фанфурик" эчкәннән соң берәү сукырайган, - дигән җанөшеткеч хәбәр дә җиткерде Лилия Муллина.

Шуңа күрә суррогат эчемлекләр белән агулаучыларга карата битараф калмыйк, райондашлар. Фанфурик эчеп агуланучы кемнедер әтисе, абыйсы, улы - кыскасы, якын кешесе булуы ихтимал бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев