Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Фарсель Зыятдиновның улы үлгән

Танылган бакчачы, галим Фарсель Зыятдинов бу көннәрдә авыр кайгы кичерә. Күңеле бакчага да, башка эшкә дә тартмый. 7 май көнне Фарсель аганың улы Айваз якты дөньядан киткән. Ул 1971 елгы иде. - Улыбызны армиядә кыйнап, башын тишкәннәр иде, гомере буе икенче төркем инвалид булып яшәде. Бу хәсрәттән арына алмыйм, -...

Танылган бакчачы, галим Фарсель Зыятдинов бу көннәрдә авыр кайгы кичерә. Күңеле бакчага да, башка эшкә дә тартмый.

7 май көнне Фарсель аганың улы Айваз якты дөньядан киткән. Ул 1971 елгы иде.

- Улыбызны армиядә кыйнап, башын тишкәннәр иде, гомере буе икенче төркем инвалид булып яшәде. Бу хәсрәттән арына алмыйм, - дигән әти кеше "Акчарлак"газетасына.

Шунысы да авыр, берничә еллар элек Фарсель Зыятдинов хатыны Фирая апаны да, кызы Алсуны да югалткан булган. Шуңа күрә аңар бүген аеруча авыр.

Ходай сезгә түземлек бирсен, Фарсель абый. Тирән кайгыгызны уртаклашабыз.

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев