Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Фермерларга – биш миллион

Гаилә фермалары һәм терлекчелек продукциясе эшкәртү предприятиеләре санын тагын да арттыру максатыннан Татарстан Хөкүмәте терлекчелек белән шөгыльләнүче крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыкларына биш миллион сумга кадәр кире кайтарылмый торган грант бирергә җыена. Әлеге грантны алуга кемнәр дәгъва кыла ала, ул нинди шартларда бирелә? Бу хакта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы...

Гаилә фермалары һәм терлекчелек продукциясе эшкәртү предприятиеләре санын тагын да арттыру максатыннан Татарстан Хөкүмәте терлекчелек белән шөгыльләнүче крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыкларына биш миллион сумга кадәр кире кайтарылмый торган грант бирергә җыена. Әлеге грантны алуга кемнәр дәгъва кыла ала, ул нинди шартларда бирелә? Бу хакта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Ленар САБИРОВ сөйли:
- Беренчедән, әлеге грант крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгына бер генә тапкыр бирелә. Грантны алган очракта хуҗа аны терлекчелек фермасы һәм терлекчелек продукциясен эшкәртү объектлары төзелеше проект документациясен эшләүгә һәм аларның төзелешенә; әлеге биналарны реконструкцияләүгә һәм яңартуга; гаилә фермаларын комплектацияләүгә, терлекчелек продукциясен эшкәртү объектларына техника һәм җиһаз, терлек сатып алуга тота ала. Тагын бер нечкәлеге бар: терлекчелек йә кошчылык фермасы кимендә 24 баш сыер йә 30 баш мөгезлек эре терлек, 50 баш дуңгыз, 50 баш савым кәҗә, 30 баш бия, 4 мең баш бройлер йә 1 мең баш каз, 20 мең баш бытбылдык, 2 мең баш күркә тотуга исәпләнгән булырга тиеш.
Грантка дәгьва кылучылар түбәндәге шартлар үтәлгән очракта гына бәйгедә катнаша алалар. Беренчедән, бәйгедә катнашу турында заявка бирәсе көнгә КФХ буларак теркәлгән һәм эшчәнлеген башлаганга кимендә 12 айдан артык вакыт узган һәм КФХ башлыгы яки әгъзалары элегрәк КФХ яки гаилә фермасын үстерүгә тәгаенләнгән грант алмаган булырга тиеш. КФХ эшчәнлеген кимендә ике кеше алып баруы (КФХ башлыгын да кертеп) һәм аларның туганнар булуы шарт. КФХ башлыгы элек үз хуҗалыгында алып барылмаган терлекчелек тармагы юнәлешендә гаилә фермасы ачарга теләве һәм аның чыгымы 8 ел эчендә капланачагы турында бизнес-план төзи. Әлеге планда алыначак милекнең исемлеге, башкарылачак эшләр, күрсәтеләчәк хезмәтләр, аларның бәяләре, финанс чыганаклары күрсәтелә. Хуҗалык башлыгы чыгымнар планында күрсәтелгән әйберләр бәясенең кимендә 40 процентын үзе түләргә тиеш (шул исәптән, һәр сатып алынган әйбернең кимендә 10 процентын түләр өчен хуҗаның үз акчасы булырга тиеш). КФХ хуҗасы грант акчаларын аның исәп-хисап счетына күчкән көннән башлап 18 ай эчендә файдаланырга һәм грант хисабына алынган милекне бары тик гаилә фермасын үстерүгә генә тотарга бурычлы. Ул кимендә өч кешене хезмәт урынлы да итәргә тиеш. Әгәр сайлап алу комиссиясе КФХ башлыгын грант алуга лаеклы дип таба икән, ул үз өстенә грант алган көннән башлап кимендә биш ел гаилә фермасы эшчәнлеген тотрыклы рәвештә алып бару бурычын да ала.
Бәйгедә катнашырга теләк белдерү турындагы заявкаларны һәм документларны 17 майга кадәр түбәндәге адрес буенча тапшырырга кирәк: Казан шәһәре, Федосеевская урамы, 36 йорт, 309 бүлмә.
Бәйгенең шартлары турындагы тулырак мәгълүматны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында табарга була: http://agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев