Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Фермерның планнары зурдан

Көчектә терлекчелек фермаларының буш калуы минем дә, күп кенә авылдашларымның да йокысын качырды. Киңәшләштек тә, анда терлек симертү буенча эш башлап җибәрергә булдык", - ди фермер Илнур СӘЕТОВ. Эш акчада гына түгел Илнур үзе әлегә Казанда яши, төп эше чит ил авыл хуҗалыгы техникасын сату белән бәйле. Моның өстенә, Лаеш...

Көчектә терлекчелек фермаларының буш калуы минем дә, күп кенә авылдашларымның да йокысын качырды. Киңәшләштек тә, анда терлек симертү буенча эш башлап җибәрергә булдык", - ди фермер Илнур СӘЕТОВ.

Эш акчада гына түгел
Илнур үзе әлегә Казанда яши, төп эше чит ил авыл хуҗалыгы техникасын сату белән бәйле. Моның өстенә, Лаеш районында да ике мең гектар мәйданда чәчүлек җирләре бар, анда үсемлекчелек белән шөгыльләнәләр.
- Гаиләмне матди яктан тәэмин итәр өчен миңа бу эшләрем дә җитә. Авыл кешесе буларак, терлекчелек белән шөгыльләнеп череп баеп булмаганын яхшы беләм. Тик эш акчада гына түгел бит. Фермаларның буш калуы күңелемә бик авыр тәэсир итте. Колхоз чорында әлеге фермаларны яшәтүгә әтием Рафис та зур көч куйды. Район башлыгы булып эшләгәндә гомеренең фаҗигале өзелүе генә бик кызганыч. Көчектәге фермаларның талануына, бетүенә аның да җаны борчылгандыр. Берничә авылдашыбызның: "Син юнәлеш биреп торсаң, без фермада бик рәхәтләнеп эшләр идек" дигән сүзләре, әйтерсең, канат куйды: тәвәккәлләп, фермага бозаулар алып кайтырга булдык, - дип сөйләде телефон аша Илнур.
Ә без аның сөйләгәннәрен үз күзләребез белән күрер өчен Көчеккә юл тоттык.

Их, бригадир мин үзем, комбайнчы һәм тракторчы
Безне фермада идарәче вазифасын башкаручы Инсаф Мөхәммәтдинов каршы алды.
- Июнь аенда - 50, августта тагын 50 баш кечкенә бозау алып кайттык. Җәй көне бозауларыбыз көтүгә йөрделәр. Хәзер көндезләрен утарга чыгарабыз, кичкә ферма эченә кертәбез, - дип сөйләп китте ул. "Без" дигәне - үзе, абыйсы Рәмзи, улы Илгиз һәм авылдашы Азат Галимов.
Бу егетеләр, нәкъ җырдагыча, үзләре көтүче, терлекче, төзүче, игенче һәм тагын әллә ничә төрле һөнәр иясе. Ферма бинасын, утарларны, силос траншеясын үз куллары белән ремонтлаганнар, тирес чыгару өчен транспортерлар куйганнар, электр хуҗалыгын төзекләндергәннәр, су улакларын яңартканнар. Кыскасы, фермаларны кабат үз хәленә кайтарганчы, эш башлап җибәргәнче, башта җиде кат тир чыгарырга туры килгән аларга.
- 150 гектарлап мәйданның бер өлешенә кукуруз, калганына ашлык һәм печән чәчтек. Кукурузны урып кышка силос салдык, печән әзерләдек. Җитмәгән кадәресен сатып алырга туры килде, - ди Инсаф. Ульяновскидан кукуруз бөртекләре кайтартканнар, фураж урынына бозауларга шуны тарттырып бирәләр. Силос, печән, салам - һәрчак алларында.
- Бозауларны ай саен үлчәп торабыз. Артым - 900 грамм, - ди ул сөенеп (гадәттә, артым 500-600 грамм була - авт.).
Егетләр - иртәнге җидедән кичке бишкә кадәр фермада. Шушы көннәрдә тагын бер ферма бинасын ремонтлап бетерәләр.
- Тагын 50 бозау алып кайтырга тиешләр. Алары кайтканчы, бу төркемнән зурракларын аерып, бәйгә куярга уйлыйбыз, - ди Инсаф. Димәк, киләчәктә егетләргә эш тагын да артачак.
- Әлегә күп эшне кул белән башкарырга туры килә. Тик без эштән курыкмыйбыз. Иң мөһиме, эш булсын гына. Фермалар эшләсә, авыл да яши дигән сүз бит, - диләр ир-егетләр. Үзләреннән башка да фермада эшләргә теләүчеләрнең күп булуын да яшермиләр. Бәлки, аларга да эш табылыр, чөнки Илнур Сәетовның киләчәккә планнары зурдан.

Кыяр, помидор үстерергә дә хыялланабыз
- Киләчәктә Көчектәге чәчүлек мәйданнарын 500 гектарга кадәр җиткерергә планлаштырабыз. Димәк, анда эшләр өчен техника да алырга кирәк булыр. Хәзерге вакытта трактор, кукуруз комбайныбыз бар инде. Быел "Лизинг-грант" программасында катнашып, 2,5 миллион сумлык техника алдык. Тиздән алары да Көчеккә кайтачак - ди Илнур. Әлеге техника арасында мал азыгын бүлеп бирү тракторы (миксер-кормораздатчик) да бар. Димәк, киләчәктә егетләргә эш бераз җиңеләячәк. Фермаларга видеокүзәтү дә куелган.
- Видеокүзәтү бик тә ышанычлы сакчы-каравылчы белән бер инде ул. Фермага кергән-чыкканнарны, аның тирәсендә йөрүчеләрне миңа да өйдән генә күзәтү мөмкинлеге бирә, - ди Илнур.
Киләчәктә мал санын арттырырга, терлек сую пункты төзергә дә планлаштыра фермер.
- Малны үзебез суеп, фасовкалап Әгерҗе, Ижау, Чаллы, Алабугадагы сату челтәренә чыгару планнарыбыз да бар, - дип уртаклашты ул. Фермерның тагын бер хыялы - теплица төзеп, шунда кыяр-помидорлар үстереп сату.
- Әлеге хыялыбызны да якын киләчәктә тормышка ашырырбыз дип уйлыйм. Бу тагын берничә авылдашымны эшле итәргә мөмкинлек бирәчәк, - ди Илнур.
Ә безгә туган авылын яшәтү, авылдашларын эшле итү өчен менә шулай янып-көеп йөрүче фермерның барлык хыяллары чынга ашсын дип телисе генә кала.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев