Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әфганчы якташыбыз – дүрт медаль иясе

    “Без үз бурычыбызны үтәдек”. Әнә шулай ди Хор.Ключта яшәүче әфганчы Сергей АРТЕМЬЕВ.Төрле очрашуларга барганда шул елларның хатирәсе итеп дүрт медален дә тага ул.

    Сережа – Тәтеш районы егете. Балачагы энесе Саша һәм иптәшләре белән Килнә елгасының ямьле ярларында уйнап һәм балык тотып үтә. Мәктәпне тәмамлагач, колхозда тракторчы булып эшли. 18 яше тулгач, армия хезмәтенә чакырыла. Казанда ук аларга чит илдә хезмәт итәчәкләрен әйтеп, Төркмәнстанга “учебка”га җибәрәләр. Тауларда берничә чакрымга сузылган маршрутларда кояш кызуы астында беренче чыныгу алганда чамалый ул Әфганстанда нинди сынаулар үтәчәген.

    1985 елның 5 августы. Яшь солдатлар бу таңны Әфганстанда каршылыйлар. Тау-таш арасында яңа шарт­ларга бик тиз күнегергә туры килә. Сергей башта рядовой, аннары – өлкән радиотелефончы, идарә бүлекчәсендә командир, соңрак хәрби машина командиры була. Алар Гиндукуш тауларындагы Саланг үткелендәге “Дружба” нефтьүткәргечен саклыйлар. Киеренке шарт­ларда хезмәт иткән солдатларны бер-берсенә туганнарча мөнәсәбәт берләштерә. “Латыш, молдаван, башкорт, татар, рус егетләре тату, бер гаилә булып хезмәт иттек”, – дип искә ала ул елларны әфганчы якташыбыз.

    Алар еш кына хәрби биремнәрне үтәргә чыгалар. Күз алдында кайбер иптәшләренең һәлак булуы аны аеруча тетрәндерә. Шуңа ул чор турында искә төшерергә яратмый ул, күңелгә бик авыр, ди.

    Үлем янәшәдә йөргән Әфган җирендә ике ел үтә. Хәрби бурычын үтәп, зур чыныгу алып, олы тормыш мәктәбе үтеп, 1987 елда  сержант булып туган якларына кайта. Казанда медучилище тәмамлый, җиде ел Красный бор хастаханәсендә теш технигы һәм массаж ясаучы булып эшли. Бүгенге көндә Хор.Ключ авылында яши, газ бүлү станциясендә өлкән оператор ул. Тормыш иптәше Фәридә белән ике малай үстерәләр. Ике уллары да армия хезмәтен үткәннәр.

    – Миңа ышанычлы тормыш иптәше насыйп булды, – ди Фәридә ханым. – Авылдашларыбыз, хезмәттәшләре аны үз эшен җиренә җиткереп башкаруы, ярдәмчел, тыйнак һәм кешелекле булганы өчен хөрмәт итәләр. Хор.Ключта Хәтер тактасы ясауны ике улыбыз белән бергә башкарды. Куллары алтын иремнең. Рәсем, тәрәзә йөзлекләре ясарга, төзергә дисеңме – нәрсәгә тотынса да кулларыннан гөл тама. Кырындыда Габдулла ага Галиев музеен ясау, бизәүдә дә ул – минем уң кулым”.

    Әфганстанда хезмәт иткән елларын искә алырга яратмаса да, яшьлегендә бергә хәрби бурычын үтәгән дуслары белән элемтәсе ныклы Сергейның. Интернеттагы әфганчылар төркеменә “кереп” аралашалар,  телефоннан да еш сөйләшәләр. Үзе  кичкән-кичергәннәрне йөрәкләре аша үткәргән “әфганчылар” белән дә дус­лыгы көчле. Кырындыдан Алмарис Хәмидуллин, Илфат Батыров, Шаршадыдан Илдар Гайнуллин, Красный бордан Алексей Татаркин  белән очрашканда да  сүз үзеннән-үзе “Әфганстан чоры”на барып тоташа.

    – “Кайнар нокталар” булмасын, төрле милләт халыклары тыныч-тату яшәсен! Бу – Сергейның гына түгел, барлык әфганчыларның иң изге теләге.

    Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: