Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әфганчы Илдарның “кайнар нокта“дан кайтуына шушы көннәрдә - 30 ел

    Өйләре каршындагы бакчада үскән шау чәчәкләр арасыннан Илдар өчен иң кадерлеләре - кызыл лаләләр. Табигатьтә иң беренче чәчәк атучы бу гөлләр аңа иксез-чиксез тау битләрен, әйләнә-тирәне яктылыкка күмүче Әфган чүлендәге лаләләрне -кызалакларны хәтерләтә, бергә хәрби бурычны үтәгән дусларын искә төшерә. Искиткеч матур табигатьле Шаршады авылында туып-үсә Илдар ГАЙНУЛЛИН. Аның балачагы...

    Өйләре каршындагы бакчада үскән шау чәчәкләр арасыннан Илдар өчен иң кадерлеләре - кызыл лаләләр. Табигатьтә иң беренче чәчәк атучы бу гөлләр аңа иксез-чиксез тау битләрен, әйләнә-тирәне яктылыкка күмүче Әфган чүлендәге лаләләрне -кызалакларны хәтерләтә, бергә хәрби бурычны үтәгән дусларын искә төшерә.

    Искиткеч матур табигатьле Шаршады авылында туып-үсә Илдар ГАЙНУЛЛИН. Аның балачагы иптәшләре белән тауда чана-чаңгы, бакча башындагы буада тимераякта шуып, Иж елгасында су коенып, балык тотып уза. Урта мәктәпне тәмамлагач, Кукмарада шоферлар әзерли торган курсларда укый. 18 яше тулгач армия хезмәтенә чакырыла.

    Әрманстанда өч ай "учебка"да булганнан соң Ереванда яшь солдатларны самолетка утыртып Әфганстанның Шендант провинциясенә хәрби бурычларын үтәргә җибәрәләр.

    Ут эченә килеп кергән солдатлар башта нишләргә белмичә каушап та калалар. Ярый әле, "бабайлар" аларга ярдәм кулы сузалар, кайгырталар, киңәш бирәләр. Сугыш барган тау-таш арасындагы шартларга бик тиз күнегергә туры килә Шаршады егетенә. Бертуктамый бәрелешләр булып торган чит-ят җирдә киеренке шартларда хезмәт иткән солдатларны бер-берсенә туганнарча мөнәсәбәт берләштерә. Үзбәк, татар, рус, удмурт егетләре "кайнар нокта"да бер гаилә кебек яшиләр. Туган яктан килеп торган хатлар да төшенкелеккә бирелергә ирек бирми. Үзе дә бик еш яза хатларны Илдар.

    Үлем янәшәдә йөргән әфган җирендә ике елдан артык хезмәт итә ул. Алар чакырылышыннан ике солдатның чит җирләрдә һәлак булуын үз күзләре белән күрү аны аеруча тетрәндерә.

    - Шулай ук аеруча үзәккә үткәне 50 градус эсселек һәм су җитмәү булды, - дип искә ала әфганчы якташыбыз.

    1984 елның октябрендә туган авылыннан чыгып киткән солдат, зур чыныгу алып, олы тормыш мәктәбе үтеп, 1987 елның февралендә Шаршадыга исән-сау кайтып төшә. Армиядә өлкән машина йөртүче булып хезмәт иткән Илдар туган авылына кайткач та яраткан эшен дәвам итә, руль артына утыра. Шаршады урманчылыгында башта вахта машинасы йөртә, аннары КамАЗда агач ташый. Илдарны вакыт белән исәпләшмичә, кушылганны һәрвакыт җиренә җиткереп башкаруы, ярдәмчел, тыйнак һәм кешелекле булганы өчен хөрмәт итәләр. Армия хезмәтеннән алып кайткан хәрби әзерлектәге уңышлары өчен бирелгән Мактау грамоталары янына район башлыгы исеменнән бирелгәннәре дә өстәлә. Төрле очрашуларга барганда дүрт медален дә тага ул.

    - Миңа тормыш көтәргә яхшы тәрбия алган ир насыйп булды. Илдар - ышанычлы тормыш иптәше һәм кайгыртучан әти, - ди аның турында җәмәгате Мәхрүсә ханым. 30 ел бергә гомер кичергән Гайнуллиннар "Гаилә - Әгерҗе районы горурлыгы" бәйрәмендә катнашу бәхетенә дә ирешкәннәр. Балалары да бик тәрбияле, инсафлы, инде үзләре гаиләләр кордылар. Уллары Илнар, армиядән кайткач, Әгерҗедәге ведомстводан тыш сак хезмәтенә урнашты. Кызлары Айназ әнисе юлыннан китте: Алабуга дәүләт педагогия университетын тәмамлап, укытучы булып эшли. Узган ел Илдарның 50 яшьлек юбилеена онык та бүләк итте ул.

    Әфганстанда хезмәт иткән елларын искә алырга бик яратмый Илдар. Ә менә ул кичкән-кичергәннәрне йөрәкләре аша үткәргән әфганчылар белән дуслыгы көчле аның. Сыйныфташы Илшат Садриев, Хор.Ключ авылыннан Сергей Артемьев белән тыгыз элемтәдә тора.

    - Минем бер генә теләгем бар: "кайнар нокталар" булмасын, төрле милләт халыклары тыныч-тату яшәсен иде, - ди тормышны чын күңелдән яратучы якташыбыз.

    15 февраль - Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгарган көнне Илдар ел саен дулкынланып каршы ала, сугышчан дусларын искә төшерә. 17 февральдә аның "кайнар нокта"дан кайтуына 30 ел тула. Илдарлар буыны кичергәнне башкаларга кичерергә язмасын, үткән тарих битләрендә генә калсын алар.

    Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

    Әгерҗе шәһәре.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: