Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әфганчы якташларыбыз очрашты

Шимбә көнне район Мәдәният сарае әфганчыларның кочаклашып күрешүләреннән, моннан 25 ел элек тау-ташлар арасында башларыннан кичкәннәрен хәтердә яңартып сөйләшүләрдән гөрләп торды. Ә әфганчы ирләре тыныч тормышта вакытсыз арабыздан киткән тол хатыннарның моңсу күзләрендә яшь иде. Авыр сугышлардан исән кайтып, бергәләп балалар үстерер, оныклар сөяр чакта бик иртә китте шул 28...


Шимбә көнне район Мәдәният сарае әфганчыларның кочаклашып күрешүләреннән, моннан 25 ел элек тау-ташлар арасында башларыннан кичкәннәрен хәтердә яңартып сөйләшүләрдән гөрләп торды. Ә әфганчы ирләре тыныч тормышта вакытсыз арабыздан киткән тол хатыннарның моңсу күзләрендә яшь иде. Авыр сугышлардан исән кайтып, бергәләп балалар үстерер, оныклар сөяр чакта бик иртә китте шул 28 якташ әфганчы ир-егетебез.
Бу көнне мәдәният учагында совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан бик җылы, матур очрашу узды. 2нче мәктәп кадетлары кунакларны керә-керешкә үк сәламләп каршы алдылар. Әгерҗе районы тарихы музее директоры Рәмзилә Шакирова редакциясендә әфганчы райондашларыбызга багышлап чыгарылган китап - чын сугышның эчендә булган ир-егетләребез өчен иң зур бүләк булгандыр. Аны бүләк итү белән һәрберсе дөньясын онытып китапка чумды.
Әфганчыларны, сәламләргә сәхнәгә район башлыгы Валерий Макаров, ТР Урман хуҗалыгының беренче урынбасары Харис Мусин, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, ТР Хәрби комиссариатының Әгерҗе буенча бүлек начальнигы Илгиз Галиев күтәрелделәр. Чит җирләрдә зур батырлыклар күрсәткән якташларыбызга бүләкләр тапшырылды. Мәрхүм әфганчыларның тол хатыннарын, туганнарын да сәхнәдә хөрмәтләделәр. Район мәдәният сарае каршындагы иҗат түгәрәкләрендә шөгыләләнүче биюче һәм җырлаучы балалар әфганчыларга бик матур концерт бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев