Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт!

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан бер төркем янгын сүндерүчеләрне район хакимиятенең актлар залына чакырып хөрмәтләделәр. Аларга Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, район башлыгы, Әгерҗе янгын сүндерү бүлеге бүләкләрен район башлыгы Фәрит Габбасов тапшырды. "Соңгы елларда сезгә бик каты сыналырга туры килде. Ике ел элек коры җәйдә күпме торфлыклар янды. Узган ел Пугачевода...

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан бер төркем янгын сүндерүчеләрне район хакимиятенең актлар залына чакырып хөрмәтләделәр. Аларга Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, район башлыгы, Әгерҗе янгын сүндерү бүлеге бүләкләрен район башлыгы Фәрит Габбасов тапшырды.
"Соңгы елларда сезгә бик каты сыналырга туры килде. Ике ел элек коры җәйдә күпме торфлыклар янды. Узган ел Пугачевода булган шартлаулар да әле бүгенгедәй күз алдында. Нинди катлаулы шартларда да сынатмавыгыз, үз гомерегезне куркыныч астына куеп башкалар иминлеге турында кайгыртуыгыз олы ихтирамга лаек. Мин янгын сүндерү бүлеген районда иң тәртипле учреждениеләрнең берсе дип исәплим. Ә бу - анда эшләүче һәр хезмәткәр олы ихтирамга лаек, дигән сүз", - диде Фәрит Гарифович. Россия орден-медальләренә лаек булган җиде батырга аерым рәхмәтләрен җиткерде ул. Сүз уңаеннан, бу бәйрәмдә алар сафы тагын да тулыланды - янә җиде батырга Россия гадәттән тыш эшләр министрлыгының медальләрен һәм күкрәк билгеләрен тапшырды Фәрит Габбасов. "Гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерүдәге аерымлыклары өчен" медаленә Әгерҗе янгын сүндерү бүлеге начальнигы Рәшит Мастикаев һәм аның урынбасары Ринас Яппаров, Әгерҗе районы буенча күзәтчелек бүлеге начальнигы Айрат Шәйдуллин лаек булдылар. "Гадәттән тыш хәлне бетерүдә катнашучыга" күкрәк билгесе Әгерҗе янгын сүндерү бүлеге мастеры Фирдәвес Гаязетдинов, янгын сүндерү автомобиле шоферы Илнур Тимергазин, янгын сүндерүче Марат Хисаметдинов, бүлекчә командиры Леонид Савиновка тапшырылды. "Мондый олуг бүләккә лаек булуыгыз инде бүгеннән үк сезгә хезмәт ветераны дигән лаеклы исем алуга хокук бирә", - диде Фәрит Гарифович.
Ходайга шөкер, авылларда да янгын сүндерү постлары уңышлы эшли. Күптән түгел Кичкетаңда ирекле янгын посты ачылды. Һәр авыл җирлеге дә янгын сүндерү машиналары белән тәэмин ителгән. "Тирсә янгын сүндерү постын республика дәрәҗәсендә дә күрсәтергә мөмкин бүген. Бу - анда эшләүче һәм хезмәткәрнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе", - диде Фәрит Гарифович. Унберәр хезмәткәрне берләштерүче Тирсә янгын сүндерү посты начальнигы Илнур Фәсхетдинов һәм Исәнбай посты начальнигы Марат Шәйхетдинов, Красный бордагы янгын сагы посты шоферы Альберт Гәрәев район башлыгы кулыннан Мактау грамоталары алдылар. Ә бер төркем янгын сүндерүчеләргә Әгерҗе янгын сүндерү бүлегенең кыйммәтле бүләкләре тапшырылды.
Бусагада - җәй. Быелгы җәйне дә коры булыр, дип фаразлыйлар синоптиклар. Шуңа күрә янгын сүндерүчеләр өчен тагын җитди сынаулар чоры башлана. Хәер, мондый сынаулар белән көн саен очрашып торырга туры килә аларга. Әнә, һөнәри бәйрәмнәре көнне дә Әгерҗенең Вахитов тыкрыгына янгын сүндерергә чыгарга туры килгән. Оператив һәм оста эшләүләре нәтиҗәсендә ут телләре мунчадан тыш, башка корылмаларга үрмәли алмаган. Инде теләк бер генә: ут-фаҗигаләр белән көрәшкәндә, үз иминлегегез турында да онытмагыз. Аллаһы Тәгаләнең "Сакланганны гына саклармын" дигән сүзләре нәкъ менә сезгә атап әйтелгән сыман бит.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев