Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Филүс Каһировның Әгерҗедә тәүге концерты

"Киләсеңме икән, иркәм, Иж буена..." Район Мәдәният сарае диварында концертка чакыручы шундый афишаны күргәч, туктап калдым. Беренчедән, бик тиз арада халык мәхәббәтен яулап алган җырчы сандугачыбыз Филүс КАҺИРОВның Әгерҗегә беренче тапкыр сольный концерт белән килүенә чиксез шатлансам, икенчедән, концертның "Киләсеңме, иркәм, Иж буена" дигән исеме мөхтәрәм аксакал язучы якташыбыз Габдулла...

"Киләсеңме икән, иркәм, Иж буена..." Район Мәдәният сарае диварында концертка чакыручы шундый афишаны күргәч, туктап калдым. Беренчедән, бик тиз арада халык мәхәббәтен яулап алган җырчы сандугачыбыз Филүс КАҺИРОВның Әгерҗегә беренче тапкыр сольный концерт белән килүенә чиксез шатлансам, икенчедән, концертның "Киләсеңме, иркәм, Иж буена" дигән исеме мөхтәрәм аксакал язучы якташыбыз Габдулла ага Галиевның таныш шигыреннән алынуы бик тә сөендерде.
Башкортостан якларында туып-үсеп, хәзер татар дөньясын яулап алган яшь сәхнә йолдызына Габдулла аганың бу шигъри юллары ничек барып иреште икән дисезме? Менә миңа да шушы сорау тынгылык бирмәде. Һәм мин Филүс Каһировның 5 ноябрьдә Әгерҗедә тәүге тапкыр узачак концерты алдыннан җырчы белән телефон аша элемтәгә кердем.
- Филүс, районыбыз аша уза торган Иж елгасы, гаҗәеп ямьле Иж буйлары әгерҗелеләр өчен бик якын һәм кадерле. Ә синең концерт программаңа ничек килеп керде ул?
- Татар артистларының күбесе белән дустанә мөнәсәбәтттә эшләүче якташыгыз Равил Бадахшин Әгерҗегә концерт белән килергә тәкъдим иткәч, мин бик теләп ризалаштым. Яз көне "Татарча солянка"да беренче тапкыр Әгерҗе сәхнәсендә җырлагач, мине көчле алкышлар белән каршылаганнар иде. Ә сольный концерт белән нишләптер гел Әгерҗене читләтеп үтәргә туры килде. Биредәге тәүге концертымны ничектер үзенчәлеклерәк, халыкка тагын да якынрак итәсе килү теләге дә туды. Шулвакыт Равил авылда яшәп иҗат итүче якташыгыз, бик тә уникаль аксакал шәхес Габдулла ага Галиев шигыренә көй язуы турында әйтте. Бу җыр бик тә күңелемә хуш килде һәм мин аны яңа программага кертергә һәм концертымны шул исем белән атарга булдым. Якташларыгызның " Киләсеңме, иркәм, Иж буена" җыры 5 ноябрьдә Әгерҗедәге концертымда тәүге тапкыр яңгыраячак.
- Әгерҗе тамашачысы Сезнең белән күбрәк җыр, моң аша гына таныш бит әле. Башкортостан егете ничек татар дөньясын яулап алды? Моң чишмәгезнең башы кайдан килә?
- Халыкның җырчы белән җыр, моң аша танышлыгы, минемчә, иң зур, иң якын кардәшлек инде ул. Мине җырларым аша таныйлар, яратып тыңлыйлар икән, бу - минем өчен зур бәхет. Моң чишмәмнең Башкортостандагы Бүздәк районының гади генә бер авылында узган балачагымнан башлана. Әтиемнән күчкән сәләттер бу дип уйлыйм. Ул баянда бик матур уйный, җырлый. Апам исә әнигә ошаган, исәп-хисапка оста. Үземне белә башлаганнан бирле җырлыйм. Беренче сыйныфта укыганда укытучыбыз 8 Мартка әниләр өчен концерт әзерләгәндә миңа җырларга кушты һәм шунда беренче тапкыр халык алдында "Сандугачка серем сөйлим" дип җырлаганым, мине бик көчле алкышлаганнары истә калган. Менә шуннан соң мәктәптә, авылда бер генә кичә-концерт та миннән башка узмады инде. Соңрак район сәхнәсенә йөртә башладылар. Менә шулай җырлап йөргәч, минем өчен җырчы булудан тыш башка һөнәр юктыр кебек тоела иде. Телевизордан Хәйдәр Бигичев, Илһам Шакиров, Салават абыйларны, Зилә Сөнгатуллинаны тыңлаганда "тизрәк үсәсе иде дә, менә алар кебек зур сәхнәләрдә җырлыйсы, Казанны яулыйсы иде" дип хыялга бирелә идем...
- Балачак хыялларыгыз чынга ашкан бит инде. Шагыйрь Разил Вәлиев бер чыгышында "Әгәр моңның ни икәнен беләсегез килсә, әнә, Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Фәридә Кудашеваны тыңлагыз, шуннан моңның ни икәнен сүзсез дә аңларсыз" дигән иде. Мин исә хәзер бу мәшһүр җырчылар исемлегенә Филүс Каһировны да кертер идем.
- Мине бу мәшһүр шәхесләр рәтенә кертергә әле иртәрәктер. Алар - минем кумирларым. Бу җырчылар репертуарындагы мәңге оынытлмас борынгы, халык җырларын көне-төне тыңласам да туялмыйм. Әлеге җырларның күбесе хәзер минем репертуарымда да. Халык күңелен уяту өчен аның моңын белергә, халык җырларын халык күңеленә үтеп керердәй итеп башкарырга кирәклегенә көннән-көн ныграк инанам. "Татарны үлемнән ислам дине белән моң, җыр саклап кала", диләр бит. Дөрестән дә, татар җыры халкыбызны берләштерә. Бу көннәрдә мин - Россия буйлап гастрольләрдә. Татарның зур залларны тутырып килүе, концерт тәмамлагангач басып, озак итеп алкышлавы милләтемнең нинди бай рухлы халык икәнен күрсәтә. Артист өчен халык мәхәббәте - иң зур тәхет һәм иң зур байлык. Менә шушы олы мәхәббәтне дистә еллар буе саклап кала алган җырчы - иң бәхетле артист.
- Филүс, Син үзең дә үзәкләрне өзеп халык һәм эстарада җырларын башкаруың, зәвыклы репертуарың, зәвыклы киенүең һәм сәхнәдә үзеңне гаҗәеп матур, гади тотышың, ә соңгы вакытларда өздереп биюең белән тамашачыны шаккатырасың. Әгерҗе тамашачысына нәрсә тәкьдим итәчәксез?
- Иң беренче Әгерҗе тамашачысына бүләгебез - "Киләсеңме, иркәм, Иж буена" дигән җырның премьерасы. Өч сәгатькә якын гел тере тавышка гына җырлаячакбыз. Мактанып әйтүем түгел, минем беркайчан да тамашачыны алдап, фонограммага җырлаганым юк. Концертны ирле-хатынлы Илсур--Гөлназ Шәрипҗановлар алып барачак. Танылган биючеләр Ринат белән Татьяна Мифтаховларның да репертуары биюләргә бик бай. Әгерҗедәге тәүге тамаша-шоу халыкка ошар дип уйлыйбыз.
- Газета укучыны артистның шәхси тормышы аеруча кызыксындыра, Филүс...
- Музыка училищесыннан бирле 9 ел дуслашып йөргән Эльмира белән 1,5 яшьлек Айдарыбызны үстерәбез. Җәмәгатем - безнең төркемнең администраторы, эштә дә, өйдә дә уң кулым.
- "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы укучыларына теләкләрегез?
- Безнең татар гомер буе шатлыкта да, кайгыда да җырлап яшәгән, җыр тыңлаган. Шуңа күрә сездә җырлап яшәгез. Җыр-моң борчу-хәсрәтләрне тарата бит ул. 5 ноябрьдә Әгерҗедәге концертларыма көтеп калам.
Әңгәмәдәш - Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев