Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Француз ректоры – Әгерҗе мәктәбендә

    Бу атнада бер төркем математика укытучылары белән Франциянең мәгарифтормышы белән танышып кайттык әле. Читтән торып кына, әлбәттә... Әгерҗегә Франциянең Труа һәм Шомон педагогика институтлары ректоры Фредерик Кастель һәм китапханәче Далонжвилль Камилла килделәр һәм безне Франциянең мәгариф дөньясына сәяхәткә алып чыктылар. - Татарстанга килгәч татарча өйрәнгән иң беренче сүзләрем - бәлеш...

    Бу атнада бер төркем математика укытучылары белән Франциянең мәгарифтормышы белән танышып кайттык әле. Читтән торып кына, әлбәттә...

    Әгерҗегә Франциянең Труа һәм Шомон педагогика институтлары ректоры Фредерик Кастель һәм китапханәче Далонжвилль Камилла килделәр һәм безне Франциянең мәгариф дөньясына сәяхәткә алып чыктылар.
    - Татарстанга килгәч татарча өйрәнгән иң беренче сүзләрем - бәлеш белән чәк-чәк. Икенче килүдә тагын да күбрәк сүзләр белән шаккатырырмын әле мин сезне, -дип көлдереп башлады сүзен француз кунагыбыз.
    Ул "Әгерҗе җирендә безне корольне каршылагандай кабул иттеләр", дип тә сөенүен белдерде. Француз ректоры беренче минутлардан ук гадилеге, кызыклы әңгәмәдәш булуы белән залны үз кулына алды. Укытучылар һәм Фредерик Кастель әфәнде арасында ике сәгатьтән артык барган диалогны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.
    - Француз баласы мәгариф учрежденисенә ничә яшьтә килә һәм кайчан тәмамлый?
    - Бала өч яшьтә бакчага килә һәм дүрт баскычны узып, 18 яшендә лицейны тәмамлый. Болар бакча, башлангыч мәктәп, колледж, лицей. Шул еллар дәвамында ул дүрт төрле бинада укый. Бездә башлангыч сыйныф баласы белән колледж яки лицей укучысы бер бинада укымый. Укучылар атнага дүрт көн укыйлар. Чәршәмбе - шәхси шөгыльләнү көне. Шимбә-якшәмбе - ял көннәре. Дәресләр бер сәгать дәвам итә. Сәгать 11дән бергә кадәр - төшке ял. Укучыларны көнгә өч тапкыр бушлай ашаталар. Бала дәресләр тәмамлану белән төрле мавыгулар үзәгенә юл тота һәм анда кичкә кадәр шөгыльләнә. Дәрестән соң бала урам тәрбиясендә булмасын өчен һәр укучының үз сәләтенә карап мавыгулар үзәгендә шөгыльләнүе мәҗбүри. Мәгариф учреҗдениесе территориясенә беркемне дә кертмиләр, хәтта ата-ананы да. Балага 16 яшькә кадәр белем алу мәҗбүри. Бездә җәйге каникуллар ике ай: июль-август.
    - Укучының белеме ничек бәяләнә?
    - Франциядә егерме баллы система. Иң яхшы билгеләр 17дән 20гә кадәр. Россиягә Бердәм дәүләт имтиханнары Франциядән керде. Әмма лицей тәмамлаганда сездәге кебек иң яхшыларга медаль тапшыру тәртибе юк. Соңгы елларда 20 баллы системадан китәргә кирәк дигән фикерләр күп яңгырый. Француз укытучыларының күбесе, гомумән, баланың белеменә билге куюны бетерергә кирәк дигән фикердә. Әмма министрлык моңа каршы.
    - Югары уку йортына керүчеләр күпме?
    - Бездә югары белем алу зур дәрәҗә саналмый. Француз кешесе тормышта үз урынын табу турында кайгырта. Әгәр бу эш урыны күңеленә хуш килми икән, әллә нинди югары хезмәт хакы түләнсә дә ул аннан китә. Лицей тәмамлаган яшьләрнең 30-35 проц
    енты гына югары уку йортына керә. Анда кергәндә БДИ билгеләренә карамыйлар. Әмма уку башлангач начар укучы студентларлар, теләге булмаганнар беренче елда ук төшеп кала. Мәсәлән, педагогика институтында математика укытучысы булырга теләгән яшь кеше беренче өч елда белгечлеге буенча түгел, ә барлык фәннәрне дә укый һәм югары булмаган белем турында диплом ала. Шуннан соң аның алдында магистратурага керү өчен өч юл ачыла. Беренчесе - математика укытучысы, икенчесе - инженер һәм өченчесе - фәнни-тикшеренү эше буенча уку. Магистратураны тәмамлаганда укытучы дипломы алу мәктәптә укыту хокукы бирми әле. Министрлык бу яшь белгечләр арасыннан иң лаеклыларны гына мәктәптә укытуга сайлап алу буенча конкурс оештыра. Аны үтә алмаганнар башка эш эзләргә мәҗбүр. Ә бу сынауны, гадәттә, 40-45 проценты гына үтә. Укытучыны бездә әнә шулай иләкнең иң нечкәсеннән генә иләп сайлап алалар.
    - Югары уку йортында уку түләүлеме?
    - Институтларда уку бушлай. Студентка стипендия әти-әнисенең кеременә карап түләнә, якынча 15-20 мең сум. Моннан тыш, җәмәгать транспортында йөрү, тренажер заллары, ксерокопия хезмәте күрсәтү бушлай.
    - Укытучының хезмәт хакы?
    - Эшли башлаган укытучыныкы - 1400 евро (70 мең сумга якын). Ә пенсиягә чыгар алдыннан ул ике тапкырга арта. Әмма бу акчага гына яшәү җиңел түгел. Франциядә тормыш, Россиядәгегә караганда, шактый кыйммәт. Мәсәлән, бензин бездә сумнарга күчергәндә - 80-90, ипи - 50, ит 1000 сум.
    Француз укытучысы пенсиягә 65 яшьтә генә чыга. Яхшы пенсия алу өчен 42,5 хезмәт стажы кирәк. Тулмаса, пенсияң дә кимрәк була. Бездә теләсә кайсы һөнәр иясе атнага 35 сәгать эшләргә тиеш. Артыгы рөхсәт ителми.
    - Математика укытучысының сәгатьләре күпме?
    - Атнага - 18 сәгать. Ул фәкать шушы фәнне генә укыта, башка эш белән шөгыльләнү, артык сәгать яки икенче фәннәрне укыту тыела. Укытучы, үз дәресен укыткач, ирекле. Әмма башка урында өстәмә эшләргә ярамый. Франциядә сыйныф җитәкчесе юк. Тәрбия эше белән шөгыльләнүче тәрбиячеләр генә бар. Бу эш белән педагогика студентлары да шөгыльләнә ала.
    Фредерик Кастель әфәнде очрашуда тагын бик күп сорауларга җавап бирде. Әңгәмә ахырында ул:
    - Франциядә мәгариф тармагы сездәгегә караганда алга киткән дип әйтергә җыенмыйм. Һәркайда да үз плюслары һәм минуслары бар. Алдынгы тәҗрибәне уртаклашу максатында, әйдәгез, киләчәктә дә аралашып яшик. Мин сезне Франциягә үз институтыбызга кунакка чакырам. Сезнең өчен мастер-класслар, сәяхәтләр, очрашулар оештырырбыз. Татарстанның күп кенә районнарыннан укытучылар каникулларда безгә килеп киттеләр инде. Әгерҗе укытучыларын да көтәбез, - диде.
    Виртуаль сәяхәттә Рәмзия ЗАРИПОВА булды.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: