Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Фәрит Мөхәммәтшин: “Волейболны үстерү мөһим“

Узган шимбәдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, республикада Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин спорт өлкәсен яктыртучы район һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашты. Тәүге тапкыр оештырылган бу очрашуда миңа да катнашу бәхете елмайды. Районнарда волейбол мәйданчыклары булачак Соңгы елларда Татарстан Россиянең спорт башкаласы дигән исемне горур йөртә. Җәйге Универсиададан...


Узган шимбәдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, республикада Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин спорт өлкәсен яктыртучы район һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашты. Тәүге тапкыр оештырылган бу очрашуда миңа да катнашу бәхете елмайды.

Районнарда волейбол мәйданчыклары булачак
Соңгы елларда Татарстан Россиянең спорт башкаласы дигән исемне горур йөртә. Җәйге Универсиададан соң бу исем тагын да матур һәм горур яңгырый сыман. Әлеге мөһим чара алдыннан башкалада күпме спорт объектлары төзелде?! Бу - киләчәк буын да сәламәт яшәү рәвешен сайлар, спорт белән тагын да күбрәк кеше шөгыльләнә башлар дигән сүз.
- Спортның күп кенә төрләрен вакытлы матбугат битләрендә киң яктыртканда волейболны да онытмаска кирәк. Әлеге спорт төрен районнарда да үстерүгә игътибарны арттырачакбыз. Һәр районда волейбол белән шөгыльләнүче яшьләр, аны үстерүгә зур өлеш керткән ветераннар күп бит. Әйдәгез, үткен каләмегез аша аларны да халык арасында танытыйк, - дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга.
Волейбол федерациясе президенты волейбол белән шөгыльләнү теләге булганнарга сәбәп эзләргә кирәкмәвен дә әйтте.
- Мәйданчыкка ике багана утыртып, сетка гына тарттырырга кирәк бит. Аннан рәхәтләнеп туп чөясең, - дип өстәде.
Узган ел республиканың Волейбол федерациясе Татарстан районнарында 70тән артык волейбол мәйданчыгы ясаган. Бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Очрашуда тагын бер кызыклы фикер яңгырады: район яшьләре өчен урыннарда республиканың танылган волейболчылары белән очрашулар, мастер-класслар уздыру. Әгәр дә танылган спортчылар районнарга килеп, яшьләрне бу уенның серләренә өйрәтсә, үрнәк күрсәтсә, әлеге спорт төренә тартылучылар бермә бер артыр иде, диделәр.
- Беләсезме, Казан "Динамо"сында шөгыльләнүче атаклы Екатерина Гамованың уенын карарга республикадан гына түгел, чит төбәкләрдән дә киләләр бит. Аның ире белән каенанасы бер генә уенны да калдырмыйлар. Без үзебездә нинди бөек спортчылар булуын аңламыйбыз, моңа бәя биреп җиткермибез. Аннан соң спорт сөюче, актив балаларны Казанга волейбол ярышларын карарга да алып килергә була. Яшьләр нәкъ менә үзебезнең спортчыларны күрсен, белсен, алар белән горурлансын, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул журналистлар биргән сорауларга да җавап бирде. Спорт журналисты Радик Сабировның:
- Үзегез волейбол уйныйсызмы? - дигән соравына:
- Узган ел ветераннар арасында ярыш оештырган идек. Мин дә үземне сынап карадым. Буй да кыскарак, яшь тә бара, шуңадыр бик җитезлек белән уйнап булмый. Шулай да "подача"ны бик җиңелдән бирәм. Мин үземә бурыч итеп уйнауны түгел, ә волейболны оештыруны һәм үстерүне куям, - диде.
Журналистларны "Рубин" футбол командасының киләчәге дә борчыды.
- Бу команданы тулысынча сәламәтләндерергә кирәк. Ә яңа тренер Ринат Биләлетдиновка зур өметләр баглыйбыз, - диде ул.

Әгерҗедә волейболга игътибар нинди?
Кызганычка каршы, волейбол райондашлар арасында хоккей, футбол, милли көрәш кебек әлегә популяр түгел. Шулай да бу спорт төренә гашыйклар бар бездә. Мисалга Сарсак-Омга авылы яшьләре командасын алыйк. Күптән түгел Кырындыда узган "Сәламәтлек көне"ндә пляж волейболында алар беренчелекне яуладылар.
- Пляж волейболы үзенчәлекле. Анда өч кенә уенчы катнаша һәм бәйгеләргә командалар җыюы да күпкә җиңел, - ди спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов.
Авыл хезмәтчәннәре арасында үткәрелүче Спартакиадага да әлеге спорт төре кертелүенә берничә ел инде. Бу уен Спартакиада булган көнне иртәдән кичкә кадәр дәвам итә. Җанатарларны да бик күп җыя бу уен. Берничә ел анда да Сарсак-Омга уенчыларына тиңнәр юк. Әгерҗе яшьләре дә - көчлеләр рәтендә. Ике ел рәттән Иж-Бубый мәктәбендә Советлар Союзы Герое Асаф Абдрахманов истәлегенә узган волейбол ярышында "Хәрби туганлык" башлангыч оешмасы егетләренә пьедесталның югары баскычына күтәрелү бәхете елмайды.
- Мәктәп укучылары арасында да ел саен Спартакиада уза. 2нче һәм 3нче мәктәпләрдә кичләрен яшьләр волейбол уйнарга җыелалар. Ә җәй көннәрендә стадионда, "Имәнлек" ял зонасында, Боз сараенда шорты һәм футболка кигән спортчыларны күрергә була. Киләчәктә волейбол белән кызыксынучылар районда күбрәк булыр дип ышанам, - ди Илшат Гайнетдинов.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев