Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Габделфәт ятимнәргә ярдәм итә

Узган атнада район Мәдәният сараена Татарстанның атказанган артисты Габделфәт Сафинның 50 яшьлек юбилей концертын карарга зал тутырып килгән тамашачылар үкенмәгәннәрдер. Габделфәт һәм аның төркеменең концерты күңелнең нечкә кылларына үтеп керердәй искиткеч матур бәйрәм тамашасы булды. 3 сәгатьтән артык барган концерт барышында яраткан җырчыбызның 20 еллык иҗат юлын кат-кат күз алдыннан...

Узган атнада район Мәдәният сараена Татарстанның атказанган артисты Габделфәт Сафинның 50 яшьлек юбилей концертын карарга зал тутырып килгән тамашачылар үкенмәгәннәрдер.
Габделфәт һәм аның төркеменең концерты күңелнең нечкә кылларына үтеп керердәй искиткеч матур бәйрәм тамашасы булды. 3 сәгатьтән артык барган концерт барышында яраткан җырчыбызның 20 еллык иҗат юлын кат-кат күз алдыннан үткәрдек.
Габделфәт Сафинның танылган җырчы гына түгел, аның "Акчарлак" һәм башка бик күптөрле газеталар, календарь, китаплар нәшер итүен күпләр белә. Җырчы әле хәйриячелек белән дә шөгыльләнә. Красный бордагы "Наз" приютына инде ул дүртенче ел ярдәм итеп килә. Ятимнәрне ел саен Казанга алып бара, Идел буйлап теплоходта сәяхәт иттерә, кирәк-яраклар өчен акча күчереп тора. Бу игелеге өчен Гөлчәчәк Нигъмәтуллина җитәкчелегендәге приют коллективы һәм балалар җырчыга зур рәхмәтле. Бу кичне сәхнәдә Габделфәт һәм аның тормыш иптәше - "Акчарлак" нәшрият йорты директоры, концертта үзе дә бик матур җыр башкарган Рузилә ханымга Рәхмәт хаты һәм чәчәкләр бүләк иткән Гөлчәчәк ханым да әлеге гаиләнең кешелеклелеге, ярдәмчеллеге турында бик җылы сүзләр әйтте.
Быел Казанда узган юбилей концертында да Габделфәт, 1994 елда иң беренче чыккан "Ак күлмәгем" дип аталган аудиокассетасына аукцион игълан итеп, аннан кергән 7 мең сумга якын акчаны "Наз" приютына күчергән. "Ул акчага балаларны кул эшләренә өйрәтү өчен кирәк-яраклар алачакбыз", - диде приют директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев