Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Гасыр чумасына каршы бергәләп көрәшик

    Наркотик кулланучының яки бу ак үлемне сатучының җәмгыятькә нинди зур зыян, гаиләләргә нинди олы кайгы-хәсрәт китергәнен барыбыз да яхшы аңлыйбыз. Ләкин бу кайгы минем якыннарыма килмәс, читләтеп үтеп китәр кебек тоела. Күпләр янәшәбездә генә яшәүче яки танышларыгыз арасындагы наркоманнарга, наркотик сатучыларга битараф карыйлар. Әмма бердәнбер көнне бу бәла көтмәгәндә-уйламаганда сезнең...

    Наркотик кулланучының яки бу ак үлемне сатучының җәмгыятькә нинди зур зыян, гаиләләргә нинди олы кайгы-хәсрәт китергәнен барыбыз да яхшы аңлыйбыз. Ләкин бу кайгы минем якыннарыма килмәс, читләтеп үтеп китәр кебек тоела.
    Күпләр янәшәбездә генә яшәүче яки танышларыгыз арасындагы наркоманнарга, наркотик сатучыларга битараф карыйлар. Әмма бердәнбер көнне бу бәла көтмәгәндә-уйламаганда сезнең гаиләгә дә килергә мөмкин бит. Шуңа күрә наркотик кулланучылар яки аны сатучылар, наркопритоннар турында беләсез икән, районыбыздагы ышаныч телефоннарына эш көннәрендә 21232, тәүлек әйләнәсе 89625799474 шалтыратыгыз яки махсус әрҗәләргә язып салыгыз. Мондый әрҗәләр моңарчы район хакимиятендә, прокуратурада, полиция бүлегендә генә иде. Ә хәзер "Әгерҗе" сәүдә үзәгенә, үзәк поликлиникага, Боз сараена, стадионга, тимер юл вокзалына куелды. Наркотик кулланучылар һәм аны сатучылар турында белгән мәгълүматыгызны, адресын күрсәтеп язып салсагыз, сез күпләрне сазлыкка батудан, ә бәлки үлемнән дә алып калыр идегез. Аноним шалтыратулар һәм хатлар да кабул ителә. Иң мөһиме, мәгълүматыгыз дөрес булсын. XXI гасыр чумасына әверелгән бу күренешләргә каршы бергәләп көрәшик

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: