Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Гади генә телефон түгел, игелекле

1 октябрьдән безнең районда да "Игелекле телефон" республика хәйрия акциясе старт алган иде. Акция барышында әйләнә-тирә белән элемтәсе булмаган ялгыз өлкәннәрне "борчулы төймә"ле махсус кәрәзле телефоннар белән тәэмин итү бурычы куелды. Әлеге акция өч этапта уздырыла. I этапта мондый телефоннар беркеме дә булмаган япа-ялгыз өлкәннәргә тапшырыла. Безнең районда андыйлар саны...

1 октябрьдән безнең районда да "Игелекле телефон" республика хәйрия акциясе старт алган иде. Акция барышында әйләнә-тирә белән элемтәсе булмаган ялгыз өлкәннәрне "борчулы төймә"ле махсус кәрәзле телефоннар белән тәэмин итү бурычы куелды.
Әлеге акция өч этапта уздырыла. I этапта мондый телефоннар беркеме дә булмаган япа-ялгыз өлкәннәргә тапшырыла. Безнең районда андыйлар саны - 68. "Телефон алырга ярдәм кулы сузган оешма-предприятие җитәкчеләренә, шәхси эшмәкәрләргә ихлас күңелдән рәхмәт! Әлеге акчаларга 47 телефон сатып алынды", - ди социаль яклау идарәсе начальнигы Сания Рәхмәтуллина.
Узган атнада "Игелекле телефон"нарны ияләренә тапшырдылар. Әнә, район Советы аппараты җитәчесе Резидә Закирова, Сания Рәхмәтуллина, "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү идарәсенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсе җитәкчесе Гөлшат Таҗиева әлеге телефоннарны тапшырганда, рәхмәтләрен әйтергә сүзләр дә таба алмый аптырадылар өлкәннәр. Гомере буе почтада эшләп лаеклы ялга чыккан, инде 75нче яшен ваклаучы Вера Мымрина: "Инде хәзер мондый телефоным булгач, ялгызлыктан курыкмам. Кайчак авыртып-нитеп киткәндә кая барып бәрелергә белми аптырып кала идем", - диде телефонны җентекләп карый-карый. "Бу телефонда махсус "борчулы төймә" бар. Хәлегез авырайса, янгын кебек гадәттән тыш хәл килеп чыга калса, электр чыбыкларында кыска ялганыш булганда, ишек йозагы ватылып өйдә бикләнсәгез һәм башка шундый көтелмәгән хәлләр килеп туганда шушы махсус төймәгә басып ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ булуыгызны хәбәр итә аласыз", - дип аңлатты Резидә Әмировна.
82 яшьлек II группа инвалид Екатерина Платонова да (рәсемдә) махсус төймәле телефон бирүләре өчен рәхмәтен кат-кат җиткерде. "Бердәнбер улым вафат булды, оныкларым белән аралашмыйм. Туганнарым белән сөйләшер өчен өйгә телефон кертелгән кертелүен. Тик андый-мондый көтелмәгән хәл килеп чыкса, бу кәрәзле телефоннан бер генә төймәгә басып шалтыратасы була икән бит. Моны миңа социаль хезмәткәр Раушания Әхмәтҗанова бик тәфсилләп аңлатты инде. Әйтерсең, минем кебекләр өчен махсус уйлап тапканнар бу телефонны", - диде Екатерина Родионовна. 40 ел гомерен тимер юл хастаханәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан бу әбинең күзләре бик начар күрә. "Операция ясатканчы бөтенләй күрми идем. Шөкер, операциядән соң бер күзем азрак күрә башлады", - диде ул.
Күчерелгән акчалар 47 өлкәнне телефонлы итү өчен генә җитә, ә районыбызда андыйлар саны 70кә якын. Югарыда телгә алынган игелек ияләре үрнәгендә башкалар да бу изге акциягә кушылсалар, башка өлкәннәребез дә ничек сөенер иде. Гомер көзен ялгызлыкта уздырырга мәҗбүр булган өлкән кешегә, чын мәгънәсендә, олы бүләк инде бу.
Декабрь аенда әлеге акциянең II этабы старт алачак. Ул вакытта мондый телефоннар өйләренә барып социаль хезмәт күрсәтүчеләр исемлегендә булган барлык өлкәннәргә дә биреләчәк. Безнең районда бүгенге көнгә шундый 210нан артык өлкән буын вәкиле бар.

PS: Район Советы, район башкарма комитеты, "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасы, "Ак Барс Банк"ның Әгерҗедәге өстәмә офисы, "Россельхозбанк", ТР Казначылык Департаментының территориаль бүлекчәсе, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, "СтройГрад", "Ижстройсервис", "Агрохимсервис" ширкәтләре, район үзәк хастаханәсе, район суды, "Әгерҗе нефть продуктлары" җәмгыяте, хәрби комиссариат бүлекчәсе, финанс-бюджет палатасы, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, район мәгариф идарәсе, район газ-эксплуатация хезмәте, Пенсия фонды идарәсе, дәүләт статистика бүлеге, социаль яклау идарәсе, эшмәкәр М.Галиева, әлеге мәрхәмәтле акциягә кушылып, өлкәннәрне "Игелекле телефон"лы итү өчен акча күчергәннәр инде.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев