Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Галигә бардым әле

Бу язманың баш исемен уку белән яраткан җырчыбыз Хәмдүнәнең "Галигә барам әле" дип җырлавы күз алдына килгәндер, мөгаен. Ә кайберләрегез Самара өлкәсендәге милләт җанлы, тырыш, уңган татарлар яшәүче, даны Рәсәйгә таралган Гали авылын исенә төшергәнде. Бу юлы исә сүзебез Тугызбуй төбәгендәге үзебезнең ГАЛИ авылы турында. Тарих битләреннән Әгерҗедән 84 чакрым...

Бу язманың баш исемен уку белән яраткан җырчыбыз Хәмдүнәнең "Галигә барам әле" дип җырлавы күз алдына килгәндер, мөгаен. Ә кайберләрегез Самара өлкәсендәге милләт җанлы, тырыш, уңган татарлар яшәүче, даны Рәсәйгә таралган Гали авылын исенә төшергәнде. Бу юлы исә сүзебез Тугызбуй төбәгендәге үзебезнең ГАЛИ авылы турында.
Тарих битләреннән
Әгерҗедән 84 чакрым ераклыктагы Гали авылына нигез салынуга быел 190 ел. Аны 1825 елда Гали Әрмәш улы гаиләсе белән урман чистартып нигезләгән. Аннан соң анда Девтернәдән, Нараттан башкалар күчеп яши башлый. Элек авылда мәктәп, клуб, мәчет, фермалар булган.
Галидә 1890 елда 131, 1921 елда 278, 1992 елда 90 кеше яшәгән. Бүген анда ... кеше гомер кичерә.
Гаилә белән фермада
Кайсы гына авылга барып чыксак та, күз иң әүвәл зиратка төшә. Чөнки ул - авылның көзгесе. Шөкер, Гали халкы мәрхүмнәрнең мәңгелек йортына эзне суытмый икән, зиратта тәртип.
Авыл урамы тып-тын. Монда тормыш дәвам итүен ара-тирә өргән этләр тавышы һәм яшел үлән чемченеп йөрүче каз бәбкәләре генә күрсәтеп тора. Берәр кешенең кайсы йортта торуын сорыйм дисәң дә урамда кеше тапмассың. Әйдәгез, менә тышкы яктан үзенә тартып торучы бу йорт ишегалдына узыйк әле. Моннан өч ел элек гаилә фермасы оештырган Флүр һәм Гөлчирә Фәрхушиннар хуҗалыгы булып чыкты ул. Өч ел эчендә нинди уңышларга иреште икән гаилә фермасы?
Бу сорауга шактый дәшми торгач, гаилә башлыгы авыр гына сулап:
- Гәҗиткә язардай мактанырдай эшләребез юк шул. Әллә күпсанлы документлар артыннан йөрергә сабырлыгыбыз җитмәде, "Гаилә фермасы" программасына кереп, эшне оештыру өчен Хөкүмәттән ярдәм алалмадык. Фәкать үз акчабызга эшләп яткан көнебез.
Алай уфтанма әле, агай. Коры стенасы гына калган ташландык ферманы әнә ничек "кәнфит" кебек иткәнсез бит. Яшел профнастиллы түбәсе әллә кайдан балкып тора. Эче дә ялт иткән, су өчен кое казыганнар. Утардагы маллары да көр күренә.
- Унлап сыер белән башлап җибәргән идек эшне. Әмма фермага әлегәчә ут килмәгәнлектән, сыерларны кул белән саву авыр дип, үзебез өчен бер генә сыер калдырып, симертү өчен үгезләр алдык. Егермедән киметкән юк баш санын. Менә улыбыз Флүс тә безгә булышырга дип Әгерҗедәге эшен калдырып авылга кайтты. Әле моңарчы ул, әнисе белән Касай фермасына йөреп, 600ләп баш терлек тә карыйлар иде. Хәзер туктадылар. Үз фермабыздагы маллар санын да әкренләп арттырырга кирәк, - ди Флүс. Казанда укучы студент уллары Илсур да ялларга кайту белән фермага булышырга китә икән.
- Җәен иртәнге дүрттән кичке уннарга кадәр аягөсте инде. Хәзер менә печән өсте. Авылда аягың лепелдәмәсә, авызың чәпелдәми. Эш юк дип, хөкүмәттән көтеп ятып кына, тормыш бармый бит. Безнең ише гади авыл халкына беркем берни китереп бирми, фәкать үз җилкәңә генә таянырга кирәк, - ди Гөлчирә.
Дөрес сүзгә җавап юк. Фәрхушиннар кебек тырыш, уңган булганда кече авылда да менә дигән итеп яшәргә була.
Кунакчыл авыл халкы
Гадәттә кече авылда урамга керү белән хәтта бала-чагасы да "апа, син кем, кайдан килдең?" дип сораша башлый. Бу юлы да Гали урамы буйлап сәфәремне дәвам иткәндә бакча артында печән әйләндереп йөрүче ир-егет кем булуым белән кызыксынды. Фәнис Рамазанов булып чыкты ул. Шул арада мине күреп, оныгы Ләйсән белән әнисе Рәшидә апа да яныма килделәр. Авыл халкы бигрәк гади, эчкерсез, кунакчыл инде, чәйгә кыстый башладылар. Сүз артынна сүз китте. Рәшидә апа - сугыш чоры баласы.
- 13 яшемнән урман кистем, колхозда төрле эштә булдым. Михнәтләрне күп күрдем. Бәхетле көннәр, мул тормыш картлыгыма калган икән. Улым Фәнис белән киленем Рәсимә мине җәннәттә яшәтәләр. Өч оныгым да әбекәй дип өзелеп торалар. Киленем белән 21 ел әниле-кызлы кебек яшибез, - диде Рәшидә апа бәхетле картлыгына сөенеп.
Коелы авыл
Галидә һәр хуҗалыкның ишегалдында үз коесы. Фәнис Рамазанов "Иң борынгы кое бездәдер, мөгаен. 1951 елгы коедан файдаланабыз, - диде.
Менә чираттагы йорт хуҗаларының хәлен белешеп чыгыйм дип кергәндә, Фәридә апа Мөхәммәтҗанованың да кое чиләгенә салып, нидер төшергән чагына туры килдем. Сөт-майны җәйге челләдә шулай саклыйлар икән.
- Суыткычыгыз ватылдымы? - дип сорыйм.
- Юк, кызым, без шулай гадәтләнгән инде. Акча юклыктан да түгел, безнең йортта суыткыч та,телевизор да, кер юу машинасы да юк. Кирәк дип тапмыйбыз. Менә шулай тыйнак кына көн күрәбез, -дип елмайды Фәридә апа.
77 яшьлек Фәридә апа 1973 елдан бирле энесе белән яши икән. Хәмәт абый бик ипле, тыныч холыклы, 44 ел урманчылыкта эшләгән, эчми-тартмый. Язмыштыр инде, ике туганның да гаиләсе юк, олыгайган көннәрендә бер-берсенә терәк булып яшиләр. Хәмәт абый гына авырып киткән.
- Әле ярый Фәридә апам бар. Узган елга кадәр сыер да асрдык. Хәзер сәламәтлек китте. Девәтернәдәге туганыбыз Рафис һәм аның балалары да безне ялгызлыкта яшәтмиләр, бик булышалар, - диде Хәмәт ага туганнарына рәхмәтен белдереп.
Туган авыл тарта үзенә
Озак еллар Әгерҗедә МСОда эшләгән 76 яшьлек Җәүдәт ага Якупов пенсиягә чыккач, туган Тугызбуена кайтып төпләнә. Җәмәгате оныклары белән Девәтернәдә яшәсә, Җәүдәт ага, үзе әйтмешли, ике авылны бер итеп йөри, туган Галие бик якын шул аңа. Өстәвенә, ул Девәтернәдә дә, Галидә дә мулла вазифасын башкара.
- Туган авылны бер дә бетеп баручы итеп күрәсе килми. Авылыбыз җәннәт почмагында бит. Һичьюгы җәен тору, бакча үстерү өчен менә дигән бит монда. Калада яшәп, җәйгә авылга кайтырга теләүчеләрне Галигә чакырам. Арзан гына бәягә менә дигән йорт алып була бездә. Әгерҗедән авылыбызга кадәр асфальт юл хәзер, - ди авыл мулласы туган Галиен бик тә яшәтәсе килеп.
Әнә 82 яшьлек Назимә апа Кәримованы да Галие үзенә тарта шул.
- Ул Әгерҗегездә үзегез торыгыз, балакаем. Кызым Рәүфә белән киявем Радик кышка алып китәләр дә, өрмәгән урынга да утыртмыйлар. Әмма яз җиткәнне дүрт күз белән көтеп алам. Әле кышын да атна-ун көн саен аларны "әйдәгез, Галиемә алып кайтып килегез әле", дип аптыратам. Безнең Гали кебек матур, саф һавалы авыл беркайда да юктыр. Шунда кайтсам, бөтен чирләрем онытыла, - ди Назимә апа.
Шушы авылда җиде бала үстереп, гомере буе фермада эшләп макталган, заманында авыл Советы депутаты булган, үзләре эштә чакта йортларында янгын чыгып, тугыз җан урамда бернисез калып, михнәтләрне күп татыган авыл карчыгына ничек инде Гали якын булмасын да, каладан күңеле шунда тартылмасын?! Әле әнә җәйгә унбишләп тавык алган, бакчасына яшелчәләр утырткан, тәрәз төбендәге гөлләре шау чәчәктә, мәш килеп йөри әбекәй үз ихатасында. Шушы яшендә хәтта кортлар да асрый. Капкасы шыр ачык. Минем кем икәнлегемне дә сорамый, авыл гадәте буенча шунда ук өйгә чакырды.
- Сез яшәгез инде калада көпә-көндез капка бикләп. Минем капка һәркемгә ачык, шөкер, авылыбызда тыныч. Кул сузымында гына җиләк, гөмбә... Үз өемдә үз көем дип яшәүләре бик рәхәт. Тик менә Галинең сүнә баруы гына йөрәкне әрнетә. Балаларыма мин үлгәч тә нигезне тарката күрмәгез дип торам, - Назимә апа.
Авыл карчыклары, әнә шулай, туган авыл, туган нигезне сакларга иде дип зар елаганда яшьләр Галигә кунакка гына кайталар шул. Алар инде мәктәпсез, кибетсез, эшсез авылда яшәүне күз алдына да китермиләр. Авыл мулласы Җәүдәт ага әйтмешли, һичьюгы җәйгә генә булса да Галигә кайтып яшәүчеләр күбрәк булсын, җәннәт почмагы, асфальт юлы булган бу кече авылга эз суынмасын иде.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев