Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Галимнәр зур һәлакәт башланачагы турында кисәтә

Зур тырышлык кую кирәк

Үткән атна зур державаларның, үзара очрашып, дөнья сәясәтендә яңа кагыйдәләр билгеләргә омтылышы белән истәлекле булды. Зур җиделек – G-7 илләре вәкилләре ял көнне Британиядәге Карбис-Бейда өч көнлек очрашуны төгәлләп, коммюнике игълан итте.

Уртак белдерүдә климат үзгәрешәре уңаеннан борчылу белдергәннәр, климат буенча халыкара килешүләргә тугры калырга ныклы ният игълан ителгән, атмосфераның җылынуын 1,5 градустан да арттырмау өчен тырышлык кую кирәклеге әйтелгән. Искә төшерәбез: галимнәр җылыну 2 градуска җитсә, зур һәлакәт башланачагы турында кисәтә. Төп максат – углеводородлар куллануны чикләү һәм киметү. «Яшел проектлар»ны тормышка ашыру өчен 2025 елга кадәр ел саен 100 миллиард доллар күләмендә инвестицияләр ясау турында килешенгән инде. Икътисади яктан алга киткән илләр үткән ел 41,2 баррель нефть яккан булса, 2030 елга бу санны 38,2 миллион баррельгә, 2050 елга 29,3 миллионга калдырырга планлаштыралар.

Икенче зур саммит – НАТО блогы илләренең очрашуы Брюссельдә узды. Брюссель сөйләшүләре хәлиткеч әһәмияткә ия булып санала. Трамп вакытында ярымтаркалу хәленә килгән Төньяк Атлантик блок яңадан үзенең бердәмлеген торгызу хакында хәбәр салды. Байден авызыннан еш яңгыраган «Американың кире кайтуы» тормышка ашырылды. Трамп Европадагы аркадашларыннан аларны саклаган өчен, ягъни кыйтгада АКШ базаларын тоткан өчен акча таләп итсә, ул таләп көн тәртибеннән төшерелде. НАТО уставының бишенче статьясы – коллектив оборона турындагы пункт «изге» дип игълан ителде.

Беренче тапкыр НАТО блогы илләре бердәм рәвештә Кытайны «системалы куркыныч» дип таныдылар һәм «Көнчыгыш янавы» дигәндә, Россияне генә түгел, Күк асты илен дә күз алдында тотарга килештеләр. Лондондагы самитта кабул ителгән декларациядә «Кытай» сүзе бер тапкыр яңгыраган булса, «Брюссель коммюнике»сында 10 тапкыр төрләнде. Әмма иң күп телгә алынган ил – Россия. Йомгаклау документында 63 тапкыр кабатлана. Безнең өчен бер дә сөенечле хәл түгел бу. Киләчәктә Украинаны һәм Грузияне дә үз составына кабул итеп, НАТО Мәскәү бусагасына якынлашырга җыена.

Саммит кысасында Төркия лидеры Әрдоган белән Байденның күзгә-күз очрашуы да булып узды. Сер түгел: бу ике ил арасында күп кенә каршылыклар бар. Вашингтон Әнкараның С-400 зенит-ракета комплексларын сатып алуыннан канәгать түгел. Төркия алып барган тышкы сәясәтнең башка мизгелләре дә океан артындагыларның эчен пошыра. Әмма бернигә дә карамастан, илләр аркадаш булып калуларын дәвам итә. Ике ил лидеры да Брюссельдәге очрашудан канәгать калды, диделәр.

НАТО блогы һәм аның канаты астындагы киң коалициянең (составында хәтта монгол гаскәриләре дә бар иде) Әфганстаннан табан ялтыратуы уңаеннан Кытай дипломатлары «Талибан» вәкилләре белән Дохада сөйләшүләр өстәле янына утырды. Үзара очрашуның максаты – Әфганстанда эшләүче Кытай компанияләренең куркынычсызлыгын тәэмин итү. Әрдоган да Төркиянең «Талибан» белән рәсми сөйләшүләр алып баруын таныды. «Талибан» барлык дәүләтләр тарафыннан да рәсми көч буларак таныла хәзер, Әфганстанның киләчәген шуның белән бәйлиләр. Яулап алучылар штыгында утырган рәсми Кабулны беркем дә санга сукмый.

Рәшит Фәтхрахманов, ВТ

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев