Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Гарасат галәмәте: Казанда эш кичкә кадәр җитәчәк

    Кичә, 7 сентябрьдә, Казандагы гарасат галәмәтеннән соң җаваплы оешмалар килгән зыянны рәткә китерү белән мәшгуль. Гадәттән тыш хәл Татарстан районнарында да булган. Иң беренче чиратта социаль мөһим объектлар сафка бастырыла. Көчле җил аркасында Казанда дистәләгән бинаның түбәсенә зыян килгән, 930 төп агач ауган, 230 автомобиль җимерелгән. Гадәттән тыш хәл вакытында...

    Кичә, 7 сентябрьдә, Казандагы гарасат галәмәтеннән соң җаваплы оешмалар килгән зыянны рәткә китерү белән мәшгуль. Гадәттән тыш хәл Татарстан районнарында да булган.
     
    Иң беренче чиратта социаль мөһим объектлар сафка бастырыла. Көчле җил аркасында Казанда дистәләгән бинаның түбәсенә зыян килгән, 930 төп агач ауган, 230 автомобиль җимерелгән. Гадәттән тыш хәл вакытында 19 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән, алар арасында 2 бала булган, 13 кеше хастаханәгә озатылган.
     
    Гарасат Биектау районындагы балалар бакчасының да түбәсенә зыян китергән. Чүпрәле районындагы ике авылда (Яңа Кәкерле һәм Иске Ишле) 15 йортның түбәсен кубарып аткан.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: