Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Гаризалар 30 ноябрьгә кадәр кабул ителә

"Ана капиталы" сертификаты булган гаиләләр (яки агымдагы елның 30 сентябренә кадәр алырга тиеш гаиләләр) ул акчаны файдаланып бетермәгән булсалар, бер тапкыр ала торган 25 мең сум акчага өмет итә алалар. Гаризаларны территориаль Пенсия фонды идарәсенә һәм, шулай ук, Пенсия фондына бәйле күпфункцияле үзәктәге бүлеккә, 2016 елның 30 ноябреннән дә соңга...

"Ана капиталы" сертификаты булган гаиләләр (яки агымдагы елның 30 сентябренә кадәр алырга тиеш гаиләләр) ул акчаны файдаланып бетермәгән булсалар, бер тапкыр ала торган 25 мең сум акчага өмет итә алалар.

Гаризаларны территориаль Пенсия фонды идарәсенә һәм, шулай ук, Пенсия фондына бәйле күпфункцияле үзәктәге бүлеккә, 2016 елның 30 ноябреннән дә соңга калмыйча, бирергә кирәк. Гаризада сертификат хуҗасының мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгы (СНИЛС), "Ана капиталы"ның сертификат номеры күрсәтелергә тиеш.

"Ана капиталы"ннан бирелә торган 25 мең сум акчаны алу өчен гаризаны электрон рәвештә дә бирергә мөмкин. Аның өчен Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет ачарга кирәк. Бу хезмәттән дәүләт һәм муниципаль хезмәтнең бердәм порталында (www.gosuslugi.ru) теркәлүчеләр файдалана ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев