Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Гасырларга берәү генә туа

Бөтен гомерен туган җире һәм халкы өчен янып яшәгән, Татарстанны дөньяга танытып, аны Җир шарындагы барлык татарлар өчен тарихи Ватанга әверелдергән зирәк, акыллы, олы җанлы беренче Илбашыбыз Минтимер Шәймиевка бүген - 75 яшь! ...Актаныш районының Әнәк авылында туып-үскән гап-гади татар ир-егетенең Президент дәрәҗәсенә кадәр күтәрелүенә сокланып, Фәнис Яруллин: "Гасырларга берәү...

Бөтен гомерен туган җире һәм халкы өчен янып яшәгән, Татарстанны дөньяга танытып, аны Җир шарындагы барлык татарлар өчен тарихи Ватанга әверелдергән зирәк, акыллы, олы җанлы беренче Илбашыбыз Минтимер Шәймиевка бүген - 75 яшь!
...Актаныш районының Әнәк авылында туып-үскән гап-гади татар ир-егетенең Президент дәрәҗәсенә кадәр күтәрелүенә сокланып, Фәнис Яруллин: "Гасырларга берәү генә туа Сезнең кебек татар уллары" дип язган иде. Нәкъ менә авылдан, гап-гади гаиләдән чыгып, фәкать үз көче, тырышлыгы, активлыгы, зирәк акылы белән эш итеп, хезмәт баскычлары буйлап югары менгән бу Татар Улы белән хәтта чит илләрдәге милләттәшләребез дә горурланалар. Казанда фин татарлары белән очрашу вакытында аларның "Татарстанда әйбәт, сездә Шәймиев бар. Ул - безнең дә Президент!" дигәннәре аеруча истә калды. Әгерҗе халкы күңеленә дә беренче Президентыбыз безнең район проблемаларын хәл итүгә аеруча җитди игътибар бирүе, матур эшләре, кешелеклелеге, киң күңеллелеге белән кереп калды.
"Идел-Пресс" нәшриятында басылган "Үзәгең алтын синең" исемле китапта Минтимер Шәрип улына багышлап шагыйрьләрнең генә түгел, гади халыкның да экс-Президентыбызга багышлап язылган иҗат җимешләре, рәхмәтләре урын алган. Араларында райондашларыбыз - Кичкетаңнан Әмир Хәсәнов, Әгерҗедән Рәмзия Шәймөхәммәтова, Тәбәрледән Фәнзилә Гомәрова, Уразайдан Рәйсә Ваһапова язмалары булу аеруча сөенечле.
Татар илен яктылыкка алып чыккан Минтимер Шәрип улы Президент кәнәфиеннән китсә дә, райондашларыбыз күңелендә аның белән бәйле матур хатирәләр әле бик озак сакланыр.
Фәрит ГАББАСОВ - район башлыгы: "Нәкъ менә Минтимер Шәрипович чорында Әгерҗе районы белән җитәкчелек итү дилбегәсен алуым белән бәхетлемен. Чаллыда эшләгәндә 2002 елның көзендә Әгерҗе районы башлыгы постын ул тәкъдим итте миңа. Кабинетына кергәч: "Туган ягыңа кайтасың. Бу сиңа икеләтә җаваплык өсти. Анда - синең әти-әниең, якыннарың, дусларың. Анда сине барысы да беләләр. Эшең белән туган ягың халкының ышанычын яулап, аны югалтмый саклау икеләтә авыр. Ләкин мин сиңа ышанам", - дип хәер-фатихасын биргән иде. Президент белән беренче очрашуда ук мин Әгерҗедәге катлаулы проблемаларны күтәреп чыктым. Шуларның беренчесе - авария хәлендәге тузган торак мәсьәләсе иде. Минтимер Шәрипович бик игътибар белән тыңлады. Күп тә үтмәде, Татарстанда "Тузган торак" программасы эшли башлады һәм Әгерҗедә дә 400дән артык гаилә тузган тораклардан яхшы фатирларга күчте. Икенче тапкыр мин районда авыл хуҗалыгының бик авыр хәлдә булуы турындагы мәсьәлә белән мөрәҗәгать иттем. Минтимер Шәрипович боерык бирмәсә, белмим, "Ак Барс" холдинг компаниясе Казаннан бик ерак районга авыл хуҗалыгын торгызырга килгән булыр идеме икән? Инвестор башта яхшылар рәтендә йөрүче хуҗалыкларны гына алган иде. Лаеш районына республика киңәшмәсенә баргач, Президент миннән "Инвестор ничек эшли башлады?" дип кызыксынды. Мин агорфирманың таякка таянган хуҗалыкларны алмавын яшереп кала алмадым. Шәймиев шунда ук "Ак Барс"ның барлык җитәкчеләрен бастырып, үз сүзен каты итеп әйтте. Нәтиҗәдә, инвестор иң арттагы хуҗалыкларны да үз канаты астына алды.
Гомумән, мин Минтимер Шәриповичка гомерем буе рәхмәтле. Район проблемалары белән кайчан гына керсәм дә борып чыгарганы булмады, чын аталарча төпле киңәшләрен әйтте, ярдәм кулы сузды. Президент буларак районга соңгы эшлекле сәфәре вакытында: "Әгерҗе бик нык үзгәргән. Иң мөһиме район җитәкчелеге халык белән уртак тел тапкан", - дип кулымны кысты.
Хәзер дә Минтимер Шәрипович белән аралашып, телефоннан сөйләшеп торабыз. Быел да Яңа елның беренче көнендә туган көнем белән котлаганда: "Әгерҗедә Сезнең кебек җитәкченең моңарчы булганы юк иде, Нургали Сафичтан башка", - дип хезмәтемә югары бәя бирде".
Айсылу БАҺАВЕТДИНОВА - опека һәм попечительлек секторы баш белгече: "Районда беренчеләрдән булып тәрбиягә бала алган әни буларак, мин 2002 елда Казанда Президентыбыз белән очрашуга барган идем. Илбашы белән тәүге тапкыр очрашуыбыз булды ул. Анда миңа чыгыш ясарга да туры килде. Чит баланы тәрбиягә алган гаиләләр өчен бик тә катлаулы булган проблеманы - 18 яше тулгач ятим баланы торак белән тәэмин итү мәсьәләсен күтәреп чыктым. Очрашуда катнашучылар хуплап, гөрләтеп кул чапканнар иде. Берничә елдан ятим балаларга торак алу өчен сертификатлар бирә башладылар.
Икенче очрашуым 2007 елда Казанда Әниләр көнендә булды. Бу юлы Минтимер Шәрипович кулыннан Рәхмәт хаты алу, аның белән фотога төшү тормышымда иң истәлекле көн булып калды. Бу фото йортыбызның иң түрендә кадерле ядкарь булып саклана".
Тәнзилә ХӘБИБУЛЛИНА - мәгариф һәм сәхнә ветераны: "Мин, гап-гади авыл хатынына, кайчан да булса беренче Илбашыбыз каршында җырлармын дип уема да килмәгән иде. Шәймиевның Әгерҗегә сәфәре вакытында аның каршында бик матур җыр башкарырга кирәк дигәч, бөтенләй югалып калдым. Ул төнне бөтенләй йоклый алмадым. Көзге каршына басып, кат-кат репетиция ясасам да, дулкынлануымны сүзләр белән генә аңлатырлык түгел иде. Президент каршында җырлау уен эшмени, бигрәк тә миңа, Президентны Аллаһ урынына күргән авыл хатынына. Шәймиевның каршына ук басып, "Гомер уза" дигән җырны суздым. Күзем - Президентта. Ул шулхәтле бирелеп, башын кыек салып тыңлады, җыр ахырына дулкынлануларым да юкка чыкты. Кул чабар да бетәр дип уйлаган идем. Ә Минтимер әфәнде торып, "Ай-һай, бигрәк матур җырлыйсың икән..." дип кулымны кыскач, ничек сөенгәнемне белсәгез иде?!"
Рамил ИСМӘГЫЙЛЕВ - эшмәкәр: 2009 елда Казанга "2008 ел хәйриячесе" республика конкурсының йомгаклау тантанасына чакыру алгач, бик дулкынландым. Мохтаҗларга, ятимнәргә, приют балаларына кулымнан килгәнчә ярдәм итүне мин танылыр өчен түгел, йөрәгем кушкан өчен башкарам бит, Президент белән очрашуга барырлык бернинди батырлык та эшләмәдем дисәм дә, мине тантанага барырга күндерделәр.
Алып баручы бәйгедә җиңүче буларак исемемне әйткәч, Минтимер Шәрипович минем инвалидлар коляскасында икәнемне күрү белән сәхнәдән төшеп, әти кебек иңнәремнән кочып, рәхмәт әйтте, хәлемне сорашты, шактый гына сөйләшеп торды. Ә зал, аягүрә басып, кул чапты. Бу минутларда Президентыбызның шулхәтле гадилегенә, кешелеклелегенә таң калдым. Моңарчы мин Илбашы безгә кул җитмәслек кеше дип уйлый идем".

Райондашларыбыз күңелендә менә шундый якты хатирәләр саклана Минтимер Шәрип улы Шәймиев турында. Бүген, 75 яшьлек юбилее көнендә, Әгерҗе халкы һәм шәхсән үзе исеменнән Фәрит Габбасов та беренче Президентыбызга котлау юллады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев