Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Гасыр мөгаллимнәре

"Кеше үз гомерен бер елга кайгыртса, иген иксен, ун елга кайгыртса - агач утыртсын"... Әлеге гыйбарә тулы булсын өчен "ә йөз елга кайгыртса - нишләсен?" дигән сорауга җавап табарга кирәк. Тирсә мәктәбендә "Ел укытучысы - 2015" бәйгесе барышында аңа җавап табу авыр булмады. Мастерларча мастер-класс Быелгы "Ел укытучысы - 2015"...

"Кеше үз гомерен бер елга кайгыртса, иген иксен, ун елга кайгыртса - агач утыртсын"... Әлеге гыйбарә тулы булсын өчен "ә йөз елга кайгыртса - нишләсен?" дигән сорауга җавап табарга кирәк. Тирсә мәктәбендә "Ел укытучысы - 2015" бәйгесе барышында аңа җавап табу авыр булмады.
Мастерларча мастер-класс
Быелгы "Ел укытучысы - 2015" район бәйгесендә катнашырга 69 мөгаллим теләк белдергән. Шуларның 15е икенче турга узган. Ә финалда 8 укытучы катнашты.
Беренче турда укытучылар "Мастер-класс" күрсәттеләр. Ул педагогларның үз дәресләренә нинди инновацион алымнар куллануын, нәтиҗәле форма һәм алымнардан файдалануын күрсәтүдән гыйбарәт иде.
Кадыбаш мәктәбенең физика укытучысы Альбина Гыйззәтуллина ни өчен кайбер җисемнәрнең суда батуын, кайсыларының батмавын гади тәҗрибә аша күрсәткәндә, "нинди катлаулы темаларны шулай гади итеп аңлата белүче укытучының дәресләрен укучылар ничек яратмасын инде?!" дигән фикер туды.
Ә менә 1нче гимназиянең рус теле укытучысы Светлана Савинова үз дәресләрендә уен технологияләреннән бик оста файдалана икән.
Кадыбаш мәктәбенең татар теле укытучысы Эльмира Рәсүлева укучыларын кыска гына вакыт эчендә лимерик, ягъни бишьюллык кыска шигырь иҗат итәргә өйрәтә.
1нче гимназиянең татар теле укытучысы Әлфинә Ризванованың Сочида узган кышкы Олимпиада уеннарына багышлап уздырган дәресен ана теле дәресе генә түгел, тарих, география, физкультура һәм башка дәресләренең берләшмәсе дип атарга була.
Иж-Бубый мәктәбенең химия укытучысы Лилия Латыйпова үз дәресләрендә проектлаштыру алымына өстенлек бирә. Укучылар тормыштагы гади мисалларга нигезләнеп бик кызыклы эзләнү эшләре алып баралар.
4нче мәктәпнең физкультура укытучысы Ләйсән Садыйкова, проектлаштыру алымына нигезләнеп, укучыларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өйрәтә. Укучылар һәр дәрестә "ничек сәламәт булырга?" дигән сорауга җавап эзлиләр һәм табалар да.
Сезнең суда рәсем ясаганнарын күргәнегез бармы? Тәбәрле мәктәбенең технология укытучысы Илзидә Нәбиуллина "эбру" техникасын файдаланып, үзе дә суда рәсемнәрне бик оста итеп ясый, укучылары да моның белән бик теләп шөгыльләнә.
Иж-Бубый мәктәбенең математика укытучысы Гөлнара Әлмөкәева математика дәресләрендә укучыларның аналитик фикерләвен үстерүдә мәсьәләләр чишүне оста файдалана.
- Сезнең һәркайсыгыз чын мастерларча мастер-класс күрсәтте бүген. Һәр чыгышыгыз - чын иҗади табыш. Барыгызга да "бишле" куярга мөмкин, - диде чыгышларга бәя биреп район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.
Башка язмыш кирәк түгел
Икенче турда мөгаллимнәрнең чыгышы "Минем миссиям - укытучы" дигән теманы үз эченә алды. Һөнәренә булган мәхәббәтен кемдер җыр, кемдер шигъри юллар, кемдер эссе аша җиткерде. Тик аларның асылында "Мин - укытучы һәм мин моның белән горурланам. Миңа башка язмыш кирәкми" дигән фикер ята иде.
Әйе, районыбыз мәктәпләрендә белем бирүче укытучыларның барысы да диярлек бәйгедә катнашкан мөгаллимнәр кебек үз эшләренең осталары. Шулай булмаса, белем бирү сыйфаты буенча безнең район республикадагы 47 район арасында 12нче урынга күтәрелә алмас иде.
- Ә менә барлык педагоглар бүгенге бәйгедә катнашкан укытучылар кебек эшләсә, без республикада беренче булыр идек, - диде Вәсилә Сафиуллина. Ул бәйгедә катнашкан һәр укытучыны җиңүче дип атады.
Бәйгенең абсолют җиңүчесе булып Лилия ЛАТЫЙПОВА калды. II, III урыннарда - Эльмира РӘСҮЛЕВА һәм Светлана САВИНОВА. Әлеге өч мөгаллимә һәм "Физика укытучысы", "Математика укытучысы" номинацияләрендә җиңү яулаган Альбина ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА, Гөлнара ӘЛМӨКӘЕВА район данын Чаллыда зона ярышларында яклаячак.
Язма ахырында
Инде язма башында куелган сорауга җавап бирер чак та җиткәндер. Әлеге гыйбарәне бәйгедә Кадыбаш мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Рәсүлева бәян итте. Аның дәвамы түбәндәгечә: "кеше үз гомерен йөз елга кайгыртса - балаларга белем биреп, аларны тәрбияләсен".
- Һәм мин шулай эшлим дә, - диде мөгаллимә горурланып.
Чыннан да, әле дистәләгән еллар тормыш дилбегәсе укытучы нәкъ менә бүген белем биргән укучылар кулында булачак бит. Димәк, бу мөгаллимнәрнең Ел укытучылары дип кенә түгел, ә Гасыр укытучылары дип аталырга тулы хокуклары бар.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев