Гасырлык чыршыларга кулдан ясалган уенчыклар элделәр
Алар арасында ниләр генә юк: әкият һәм мультфильм геройлары, курчаклар...
Район мәгариф идарәсе быел да балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм кече звенода укучылар арасында кулдан ясалган иң матур яңа ел уенчыгына бәйге игълан иткән иде.
Биш номинациядә узган бәйгегә 50 яшь райондашыбыз кушылган. Бу атнада алар әлеге уенчыкларны Пенсия фондының клиент хезмәте бинасы каршында үсеп утыручы гасырлык чыршыларга элделәр. Алар арасында ниләр генә юк: әкият һәм мультфильм геройлары, курчаклар...
Район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Шәрипов һәм мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина, балаларны котлап, һәркайсына Яңа ел күчтәнәчләре тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев