Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Газонны таптасаң – штраф

Шәһәребездә Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен нинди административ җаваплылык каралган? Бу, бигрәк тә, күпкатлы йортлар тирәсендәге газоннарга автомобильләрен куючыларга кагыла. Әгерҗедәге күпкатлы йортлар территорияләре еш кына, бигрәк тә кичләрен автопаркны хәтерләтә. Машина хуҗалары автомобильләрен балалар мәйданчыкларына, газон өсләренә, беренче катта яшәүчеләрнең тәрәзә төбенә үк китереп куялар. Йортта яшәүчеләрдә бу, әлбәттә, ризасызлык...

Шәһәребездә Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен нинди административ җаваплылык каралган? Бу, бигрәк тә, күпкатлы йортлар тирәсендәге газоннарга автомобильләрен куючыларга кагыла.
Әгерҗедәге күпкатлы йортлар территорияләре еш кына, бигрәк тә кичләрен автопаркны хәтерләтә. Машина хуҗалары автомобильләрен балалар мәйданчыкларына, газон өсләренә, беренче катта яшәүчеләрнең тәрәзә төбенә үк китереп куялар. Йортта яшәүчеләрдә бу, әлбәттә, ризасызлык тудыра. Узган ел мондый автомобиль хуҗаларының байтагы штрафка да тартылды.
Менә тагын ямьле язлар җитте. Димәк, автомобильләрдән файдаланучылар да артачак. Исегезгә төшереп үтәбез: шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрен үтәү - һәркемнең бурычы.
- Машинасын балалар мәйданчыкларына, чәчәкләр, яшел үлән өстенә һәм йорт тирәсендәге агачлар янына куйган физик затларны 2000-3500 сум штраф көтә. Ә икенче тапкыр бу кагыйдәне бозучыга 3500-5000 сум штраф каралган. Гади генә булган Төзекләндерү кагыйдәләрен бозсагыз, менә шундый күңелсезлек, кәеф кырылулар көтә сезне, - дип кисәтә район башкарма комитетының эшләр башкаручысы Роман Альчиков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев