Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Җәй белән хушлашканда

    Җәй белән саубуллашып көзгә аяк атлаган бер матур көндә шәһәребезнең Восточная урамында яшәүчеләр онытылмаслык бәйрәм ясадылар. Восточная - Әгерҗедә иң яшь һәм иң матур урамнарның берсе. Анда аяк атлауга ук мәһабәт йортлар, төзек каралты-кура, һәр капка төбендәге аллы-гөлле чәчәкләр күзгә ташлана. Бу урам быел "Чәчәк атучы район" акциясе кысаларында уздырылган...

    Җәй белән саубуллашып көзгә аяк атлаган бер матур көндә шәһәребезнең Восточная урамында яшәүчеләр онытылмаслык бәйрәм ясадылар.
    Восточная - Әгерҗедә иң яшь һәм иң матур урамнарның берсе. Анда аяк атлауга ук мәһабәт йортлар, төзек каралты-кура, һәр капка төбендәге аллы-гөлле чәчәкләр күзгә ташлана. Бу урам быел "Чәчәк атучы район" акциясе кысаларында уздырылган "Иң яхшы урам" номинациясендә җиңүче булды. "Безнең урамны хәзер Чәчәк яки Пальма урамы дип йөртүчеләр дә бар", диләр шаяртып биредә яшәүчеләр. Чәчәк урамы диюләре монда һәр өй каршында күз явын алырдай чәчәк үсүгә ишарә булса, Пальма диюләре тагын да кызыграк. Бу сүз Екатерина-Владислав Ибәтуллиннарның капка төбендә пальма "үсүеннән" килеп чыккан. Көрән һәм яшел төстәге пластик шешәләрдән Ибәтуллиннар йорт каршыларына пальма агачы ясаганнар. Аның төбендә хәтта кечкенә жираф та бар. Менә бит хуҗаларның оста куллары нинди могҗизалар тудырган! Бу йорт каршыннан беркем дә битараф кына узып китә алмый. Бөтенесе пальма янында фотосурәткә төшә, соклануларын белдерә, хуҗаларга рәхмәт әйтә икән.
    Әлеге урамның уңган-булган хуҗабикәләре бәйрәмгә буш кул белән генә килмәгәннәр. Аларның кул эшләнмәләре, матур сувенирлары, камыр ризыкларыннан күргәзмә дә оештырылган иде. "Лилия Әхмәтзакирова урам бәйрәме уздыру турындагы тәкъдим белән чыккач, без аның идеясен хуплап алдык. Бу көнгә бик ныклап әзерләндек. Чәчәкләр утыртылган йорт алларын фотосурәткә төшердек, хуҗалар белән очрашып алар тормышындагы кызыклы фактларны белдек, бүләкләр әзерләдек. Бездә бик тырыш кешеләр яши. Марилар гына да ни тора! Алар - безгә үрнәк. Без мариларның өлгерлегенә сокланабыз, бөтен эшне дә зур осталык белән башкаруларына шаккатабыз. Әнә шундый тырыш кешеләрне дә билгеләп үтәсе, урамыбызның 20 еллык юбилеен да истә калырлык итеп үткәрәсе килде", - диде Ләйсән Хәкимова.
    Восточная урамының барлыкка килү тарихы да кызыклы. Моннан 20 ел элек ул вакытта 109нчы ПМС җитәкчесе булып эшләгән Александр Шилов район хакимиятенә үзләренең эшчеләренә йорт салу өчен җир бүлеп бирүләрен сорап мөрәҗәгать итә. Чөнки әлеге оешмада күбесе читтән килүчеләр була. "Без эшче-хезмәткәрләребез өчен сөенә-сөенә йортлар салдык, шау-гөр килеп балалар үсте. Уртак тырышлык белән урамыбыз елдан-ел төзекләнә. Чит шәһәрләрдән кунакка килүчеләр дә мондагы матурлыкка таң калалар. Бу урамда яшәүчеләрнең үзләренә генә хас традицияләре дә бар. Менә шуларны дәвам итеп яшик", - диде Александр Михайлович. Иң беренче булып бу урамга Арслановлар һәм Кузьминнар гаиләләре күчкән. Ә хәзер инде Восточнаяда 57 хуҗалыкта 174 кеше гомер кичерә. Алар - хезмәт ветераннары, шәһәр һәм тимер юл оешмаларында эшләүчеләр, шәхси эшмәкәрләр һәм башкалар. Биредә яшәүчеләрнең уртача яше дә - 38 генә. Димәк, Восточнаяны яшьләр урамы дисәк тә, хата булмас.
    Бәйрәмдә һәр хуҗалыкны аерым номинацияләрдә хөрмәтләделәр. Мәсәлән, 4 бала үстерүче яшь гаилә Мөстәхимовлар - "Балалар көлүе", Сания Сабирова - "Хатын-кыз - Ана", Баһавиелар һәм Гущиннар - "Яшел ишегалдым", Ишкатовлар, Садриевлар, Хәкимовлар, Ибаевлар, Журавлевлар - "Иң яхшы өйалды бакчасы", Галиевлар "Өр-яңа йорт" номинацияләрендә бүләкләнделәр. Калган хуҗалыкларга да истәлек бүләкләре тапшырылды. "Олы улыбыз Фәнис гаиләсе белән бу урамда күптән яши инде. Менә хәзер төпчегебез Фәнилгә йорт төзедек. Восточнаяда халык бик кешелекле, ярдәмчел. Урамнары да көлеп тора. Балаларыбызның бу урамда төпләнүләренә бик шатбыз", - диде бәйрәмгә килгән Зөлфия Галиева.
    Быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән Ранис Баһавиев, Илья Вәлиев, Рината Насыйрова да, иң күп китап укучы балалар да бу көнне бүләкләр алдылар. Җыр-биюгә осталарга да мәйданнан киң урын бирелде. Бәйрәмгә килгән һәркем сәләтен күрсәтеп калырга ашыкты.
    Ә аннан соң ачык һавада табын артында җанлы әңгәмә дәвам итте. Рәхәтләнеп күңел ачып, җырлап-биеп, матур хатирәләрне яңартып караңгы төшкәнче бәйрәм иттеләр Восточная урамы халкы. Урам бәйрәме уздыруны матур традициягә әверелдерергә кирәк дигән тәкъдим белән өйләренә таралыштылар алар.
    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: