Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Жәен генә яшәсәң дә, тәртиптә тот

Административ комиссия урамнар буенча профилактик рейдлар уздырганда тирә-юнен чүп үләне яки чүп, кирпеч, такта калдыклары баскан, әйләнә тирәне ямьсезләп торучы йорт турында сорашсаң, еш кына "ул - хуҗасыз йорт" дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Беренче карашка ук хуҗасыз икәне күренсә дә, чынлыкта, андый йортларның хуҗасы барлыгы ачыклана. Ә мондый ташландык...

Административ комиссия урамнар буенча профилактик рейдлар уздырганда тирә-юнен чүп үләне яки чүп, кирпеч, такта калдыклары баскан, әйләнә тирәне ямьсезләп торучы йорт турында сорашсаң, еш кына "ул - хуҗасыз йорт" дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Беренче карашка ук хуҗасыз икәне күренсә дә, чынлыкта, андый йортларның хуҗасы барлыгы ачыклана. Ә мондый ташландык хәлендәге йортлар Әгерҗедә дә, авылларда да бар.
Тикшерә башласаң, бу йортларда теркәлмичә генә, шәһәрдән авылга кайтып бакча үстерү өчен җәйге йорт итеп торучылар барлыгы ачыклана. Ә андыйлар еш кына үзләрен чын хуҗа итеп тоймыйлар һәм йорт тирәсен тәртиптә тотуны үз бурычлары итеп санамыйлар.
Шәһәр һәм авыл җирлекләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләре нигезендә милек хуҗасы әлеге йортта җәен генә яшәсә дә, торагының тышкы ягын, коймаларын, капкасын төзекләндереп, чистартып, буяп торырга, капка төбен тәртиптә тотарга тиеш. Йортына номеры язылган такта кагып кую да - аның бурычы. Язын-җәен тирә-юненә үскән чүп үләнен чабу, канауларын чистарту, агач-куакларны тигезләп кисеп тору да - аның эше.
Гадәттә, вакытлыча гына яшәүчеләр бакча сезоны башлангач, йортларына килеп, бик зур җыештыру эшләре башкаралар. Ә чүпне елга буйларына, үз йортыннан ераграк урынга илтеп түгәләр. Мондый юлга басмас өчен хуҗага чүпне алып китү өчен махсус оешма белән килешү төзергә кирәк. Җаныгыз да тыныч булыр, чүбегезне дә вакытын да алып китәрләр.
Шәхси йортларны тәртиптә тоту кагыйдәләре даими яшәүчеләр өчен дә, җәйгә генә килеп торучылар өчен дә бер үк икәнлеген исегезгә төшереп үтәбез. Ә инде аларны үтәмисез икән, административ штрафка тартылачагыгызны да онытмагыз. ТР Административ Кодекс нигезендә төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәүчеләрнең 2-5 мең сум штрафка тартылачагын да искәртеп үтәм.
Административ комиссия рейдлар вакытында вакытлыча гына яшим дип йортын һәм аның тирәсен тәртиптә тотмаучыларга карата беркетмә төзеп, административ җаваплылыкка тартачак. Мондый күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен җәен генә яши торган йортларыгызның да тирә-юнен чиста һәм тәртиптә тоту турында кайгыртыгыз.
Александр Шамшурин,
район башкарма комитеты административ комиссиясе баш белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев