Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Җәен – көтүдә, кышын – фермада

"Нәүрүз" ширкәтенең "Үтәгән" бүлекчәсе хезмәтчәннәре Илфат МӨЭМИНОВ белән Илшат ФАРБАЕВ җәй буе көтү көтәләр, кышын фермада эшлиләр. Көтүче булып эшләүнең ние бар инде диярләр кайберәүләр. Уйлап карагыз: җәен 30-40 градус эсседә, көзге салкын, яңгырлы көннәрдә тәүлек буе ачык һавада эшлиләр алар. Малларны бер генә минутка да күздән ычкындырырга ярамый. Илфат...

"Нәүрүз" ширкәтенең "Үтәгән" бүлекчәсе хезмәтчәннәре Илфат МӨЭМИНОВ белән Илшат ФАРБАЕВ җәй буе көтү көтәләр, кышын фермада эшлиләр.
Көтүче булып эшләүнең ние бар инде диярләр кайберәүләр. Уйлап карагыз: җәен 30-40 градус эсседә, көзге салкын, яңгырлы көннәрдә тәүлек буе ачык һавада эшлиләр алар. Малларны бер генә минутка да күздән ычкындырырга ярамый. Илфат та, Илшат та һәр баш терлек өчен җавап бирергә кирәклеген яхшы аңлыйлар.
"37 ел көтү көтәм инде. Шәһәргә китеп укырга мөмкинлек булмады. Мәктәп тәмамлагач колхозга урнашкан идем, шуннан бирле сәбәпсез эш тә калдырганым юк, авырып та ятканым булмады. Һәр көнне эштә мин", - ди Илфат. Илшат та - 10 ел инде көтүче хезмәтендә. "Сыерларны иркендә йөрткәч, сөтләре дә күп була. Сыер савучылардан шелтә ишеткәнебез юк", - ди Илшат.
Терлекләр җәйләүдән кайткач, бу ир-егетләр фермада эшләүләрен дәвам итәләр. Ат белән малларга азык ташыйлар алар.
- Эшләрен җиренә җиткереп башкаралар, сүзне тыңлыйлар. Гомумән, аларның эшләреннән канәгать без, - ди ферма мөдире Ринат Дәүләтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев