Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Гел янымда йөри кебек

Сөекле улы Айратның кечкенә чагында уйнаган машинасын, көймәсен, армиягә киеп киткән башлыгын, кул сәгатен, киемнәрен өй түрендәге шкафта кадерләп саклый ул. Шунда ук улы армиягә киткәндә кулын төшергән онлы тәлинкә, тешләп калдырган ипие, кулъяулыклары… - Һәр иртәм шушы шкаф яныннан башлана. Әйберләренә карагач, улымның үзен күргәндәй булам, - ди, күз...

Сөекле улы Айратның кечкенә чагында уйнаган машинасын, көймәсен, армиягә киеп киткән башлыгын, кул сәгатен, киемнәрен өй түрендәге шкафта кадерләп саклый ул. Шунда ук улы армиягә киткәндә кулын төшергән онлы тәлинкә, тешләп калдырган ипие, кулъяулыклары…
- Һәр иртәм шушы шкаф яныннан башлана. Әйберләренә карагач, улымның үзен күргәндәй булам, - ди, күз яшьләренә буылып, Яңа Акхуҗада яшәүче Айсинә ШАБАЕВА.
Уллары Айратның Чечняда һәлак булуына киләсе елның январенда 15 ел тула икән…
- Улыбыз 1998 елның 21 ноябрендә армиягә китте. Башта Ырынбур өлкәсендә хезмәт итте. Аннан Куйбышевка укырга җибәрделәр. Шуннан соң Чечняга озатканнар. Без белми дә калдык, - дип сөйли ана.
"Исәнмесез, кадерлеләрем! Минем хәлләр әйбәт кенә түгел, бик яхшы. Минем өчен борчылмагыз", дип язган Айрат соңгы хатында.
- Чечнядан килгән тагын бер хаты бар иде, анысы улыбызны күмгән көнне юкка чыкты, - ди. Улының армиядән язып салган һәр хатын пөхтәләп төреп, бик кадерләп саклый ул. Әлеге хатларны ничә кат укыгандыр да, күпме күз яшьләре тамгандыр инде аларга?!
Улыннан хат килми башлагач, берәр яңалык өмет итеп, район хәрби комиссариатына бара Айсинә. Тик анда да йөрәккә ятышлы хәбәр ишетергә насыйп булмый.
- Ул көнне көне буе эчем пошты. Ат җигеп Тәбәрледән кайттым да, лапаста нәрсәдер эшләп йөри идем. Капкадан авылдашыбыз Зәмфирә апа Дәүләтшина һәм берничә хәрби кеше килеп керде. Аларны күрүгә үк йөрәгем төшеп китте, - дип сөйләгәндә тамакка төер утыра.
Ике көннән соң Айратның үле гәүдәсен алып кайталар.
- Үле гәүдәсен күргәнче, бәлки, безнең улыбыз түгелдер әле дигән өмет бар иде. Күргәч, соңгы өметем дә өзелде, - ди ана, күз яшьләрен тыя алмыйча.
- Улыбызны озатырга иптәше кайткан иде. "Айрат үзенең БМПсы белән бик күп хезмәттәшләрен үлемнән коткарды. Үзен генә коткарып калып булмады", - дип сөйләде дусты, - дип кушыла Айратның әтисе Фаиз.
16 январьда бөтен авыл, хәрбиләр катнашында соңгы юлга озаталар солдатны.
- Куркыныч төш кебек кенә хәтерлим ул чакларны. Белмим, ничек түзгәнбездер?! - ди ана. Биш ел буе һәр көнне диярлек зиратка улының каберенә йөри ул.
- Кайчан исемә төшә, шунда китә идем. Иртән сыер саугач та чыгып йөгергән чакларым күп булды. Шунда барып, улым белән сөйләшеп кайтканнан соң ничектер җиңелрәк була иде, - ди.
Почтальон булып эшләгәнлектән, бик озак вакытлар улыннан хат көтеп тә өзгәләнә ана йөрәге.
- Почта килгән саен Айраттан да хат килер кебек тоелды. "Юк бит инде улың, ничек хаты килсен?!" дип үз-үземне сүгә идем. Тик йөрәккә фәрман биреп булмый шул, һаман көтә...
Уллары үлгәч, иң зур куанычлары булып оныклары Адил кала.
- Айрат үлгәндә аңа бер генә яшь иде әле. Кызыбыз Айгөлдән аны бездә калдыруын үтендек. Берара икәүләп бездә яшәделәр, аннан Айгөл Казанга китте, оныгыбыз бездә калды, - ди инде үсеп буйга җиткән оныгына ягымлы караш ташлап. Адил Тәбәрле мәктәбенең 9 сыйныфында укый. Аннан Казанга әнисе янына китәргә җыена.
- Юкка гына "гомер еласаң да, җырласаң да үтә" димиләр икән. Инде менә Айратыбызны җир куенына салганга да унбиш ел була. Тик унбиш сәгатькә дә истән чыкканы юк, - ди Айсинә апа.
Шушы еллар эчендә Айратның истәлек әйберләре янында Батырлык өчен ордены, бик күп Рәхмәт хатлары урын алган.
- Районда эшләп килүче "Хәрби туганлык" оешмасы вәклилләре дә онытмыйлар, һәрвакыт хәлебезне белеп торалар, улыбызның каберенә дә бергәләп йөрибез, - ди ул.
Тик болар гына ананың улын өзелеп сагынуын баса алмый шул.
- Айрат хайваннарны бик яратты. Маллар янына чыксам да улыбызны искә алам. Әле быел кызым Айгөл белән каз йолыкканда да аны искә төшереп алдык. Бер эштән дә тартынып тормады бит ул. Кирәк икән - каз да йолыкты, сыер да сауды. Печән вакыты җитсә дә: "Их, безнең дә улыбыз булышыр иде бит" дип өзгәләнәм. Бәйрәмнәрдә башкаларның балалары кайта башласа да, күңелем тула. Гел яныбызда гына йөри, килеп чыгар да кочаклап алыр кебек тоела...
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев