Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе бакчачылары, орлык чәчәр чак җитә

Урамда әле кыш булса да, күңел язны, бакча мәшәкатьләрен көтә. Уңган бакчачылар хәзердән үк орлык сайлау белән мәшгульләр. Борыч, җиләк орлыкларын чәчүчеләр дә бар инде. Әле помидорга иртәрәк, диләр. Һәвәскәр бакчачылар нинди орлыкларга өстенлек бирәләр? Әйдәгез, сүзне аларның үзләренә бирик. Гүзәлия СУНДУКОВА, Исәнбай авылы: - Помидор белән борыч орлыгын чәчкәнче...

Урамда әле кыш булса да, күңел язны, бакча мәшәкатьләрен көтә. Уңган бакчачылар хәзердән үк орлык сайлау белән мәшгульләр. Борыч, җиләк орлыкларын чәчүчеләр дә бар инде. Әле помидорга иртәрәк, диләр. Һәвәскәр бакчачылар нинди орлыкларга өстенлек бирәләр? Әйдәгез, сүзне аларның үзләренә бирик.

Гүзәлия СУНДУКОВА, Исәнбай авылы:

- Помидор белән борыч орлыгын чәчкәнче бер тәүлек марганцовка салынган алсу гына суда тотам. Бер тәүлектән соң өскә калыккан орлыкларны алып ташлыйм. Бары стакан төбендә калганнарын гына утыртам. Өскә калыкканнары "ач" орлыклар була, алар шытмыйлар. Үзем еллар дәвамында сыналган орлыкларга өстенлек бирәм. Иртә өлгерә торган помидордан "Ранний гигант", "Сын героя", "Восток", салкынга чыдамнардан "Тимофей", "Розовый любимчик", озак саклана торганнардан "Декабрист", "Метелица", тозлау өчен "Рекорд", "Белый налив", иң эреләрдән "Бычье сердце", "Красный буйвол" орлыкларының уңышы әйбәт була. Татлы борычтан "Кипарис", "Айсберг", "Пифагор", "Червонец" орлыкларыннан уңышны мул җыям. Күпьеллык тәҗрибәм буенча шуны әйтә алам: кабына F1 дип язылган орлык алсагыз, үкенмәссез. Санап кителгән борыч, помидор орлыкларын моннан берничә ел элек почта аша яздырып алган идем. Хәзер ел саен шуларның уңышыннан орлыкны үзем ясыйм.

Борыч белән җиләкне чәчтем инде. Ачык грунтка караганда борыч теплицада ике тапкыр күбрәк уңыш бирә. Ә помидорны ачык грунтта үстерәм. Помидорны март ахырында гына чәчәм.

Хәниф СОЛТАНОВ, Әгерҗе шәһәре:

- Бакча эше башланганны көнләп түгел, сәгатьләп көтәм инде мин. Яратам бакчада казынырга. Февральнең 20ләреннән соң помидор орлыгы чәчәргә планлаштырып торам. 20-25 еллап гел бер төрле генә орлык чәчәм. Абхазиядән кайтарткан орлык үзебезнең җирлектәге орлык белән кушылды да өченче төрле сорт барлыкка килде. Бу помидорларның авырлыгы 1,2-1,5 килога кадәр җитә. Мин бу орлыкны ярты Әгерҗегә өләштем бугай инде.

Орлыкны чәчәр алдыннан 15-20 минут маргонцовкалы суда тотам. Болай эшләгәндә помидорның чирләргә каршы торучанлыгы арта, микроблары үлә. Күчергәндә һәрберсен аерым савытка утырту эшне күпкә җиңеләйтә.

Зилә БӘШӘРОВА, Әгерҗе шәһәре:

- Өебездә теплицамыни?! Вак-вак савытларга балчык салып куйдым. Берничә көн элек борыч чәчтем. "Колифорницкое чудо" борычы бик ошый. 100-130 көндә өлгерә, борычлары да уртача зурлыкта. Бер төптән 7-10 данә җыеп алам. Помидордан "Бычье сердце"ны бик яратып ашый идек, соңгы бер-ике елда "Розовый великан"га өстенлек бирә башладым. Ул да бик итләч, тәмле помидор. Ә менә тозлау өчен "Каспар" сорты яхшы. Анысын махсус кышка тозлау өчен утыртам. Ул иртә өлгерә һәм ачык грунтта да бик яхшы үсә.

Танылган бакчачы, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Франс ХӘЛИЛОВтан ачык грунтта үстерү өчен түбәндәге помидор орлыкларын тәкъдим итә.

- Ачык грунтта үстерү өчен "Монгольский карлик" сортын киңәш итәм. Помидорлары эре була. Иртә өлгерә, кырауларга кадәр уңыш бирә. Өскә таба үсүче сабагы юк, тамыр тирәсендә 4-6 сабак ята, аларда помидорлар кызара. Терәккә бәйлисе, ян сабакчаларын өзәсе юк. Кыскасы, су сип тә, уңышын җыеп тор.

"Взрыв", "Сладкий мой", сортлары югары уңыш бирә, сабагы 50-65 сантиметр гына була. "Бедуин" кара төстә, бик баллы. "Драгоценность" озынча, тозлау, маринадлау өчен яхшы. Әмма ул төннәр суытса, черек чиренә бирешә. Ачык грунтта "Розовый мед" яхшы үсә, сабагы биек түгел, помидорлары итләч, бик баллы, иртә өлгерә. Болар барысы да ачык грунтта да бик яхшы үсәләр. Биек үсә торган (2 метрга кадәр) вак черри помидорлардан "Черриколло", "Вишня желтая" сортлары яхшы өлгерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев