Әгерҗе бакчасында гигант көнбагыш үскән
Әгерҗе шәһәренең Заводская урамындагы 47в йортында яшәүче Светлана ШӘЕХОВА быел язын тәрәз каршындагы бакчасына декоратив көнбагыш утыртканда аның икенче катка кадәр үсәсен башына китермәгәндер. Ә көнбагыш, әкияттәге кебек, ай үсәсен көн үсә һәм көзгә кадәр дүрт метрдан узып китә. - Барыбыз да, күршеләр дә аптырадык мондый гигант көнбагышка. Күпләр аның...
Әгерҗе шәһәренең Заводская урамындагы 47в йортында яшәүче Светлана ШӘЕХОВА быел язын тәрәз каршындагы бакчасына декоратив көнбагыш утыртканда аның икенче катка кадәр үсәсен башына китермәгәндер.
Ә көнбагыш, әкияттәге кебек, ай үсәсен көн үсә һәм көзгә кадәр дүрт метрдан узып китә.
- Барыбыз да, күршеләр дә аптырадык мондый гигант көнбагышка. Күпләр аның янәшәсендә фотога да төште әле, - ди хуҗабикә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев