Әгерҗе Бөек Җиңүне бәйрәм итә
Бүген илебез Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итә. Әгерҗедә дә иртәдән үк бәйрәм рухы. Үзәк урамда сугыш еллары җырлары яңгырый, сәүдә гөрли, балалар өчен аттракционнар эшли. Сәгать 11дә стадионда яшь футболчылар арасында ярышка старт бирелде. Боз сараенда яшьләр һәм ветераннар арасында хоккей уены бара. Сәгать 2дә Җиңү скверындагы Мәңгелек ут...
Бүген илебез Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итә. Әгерҗедә дә иртәдән үк бәйрәм рухы.
Үзәк урамда сугыш еллары җырлары яңгырый, сәүдә гөрли, балалар өчен аттракционнар эшли. Сәгать 11дә стадионда яшь футболчылар арасында ярышка старт бирелде. Боз сараенда яшьләр һәм ветераннар арасында хоккей уены бара. Сәгать 2дә Җиңү скверындагы Мәңгелек ут янында бәйрәм тантанасы башланачак. Барыгызны да бәйрәмгә көтеп калабыз, әгерҗелеләр һәм кунаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев