Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе бүлеге полиция хезмәткәрләре - икенче урында

Тиздән "Яшьлек" паркында видеокамералар урнаштырылачак. Авыллардагы дружиначылар активрак эшли башладылар... Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлеге эшчәнлегенең бу елның беренче яртыеллыгына багышланган киңәшмәсендә әлеге һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар. ӘГЕРҖЕ - ИКЕНЧЕ УРЫНДА Бүлек начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Андрей Шмырин киңәшмәне күңелле саннардан башлады. Ярты еллык эшчәнлек нәтиҗәләре буенча Әгерҗе...

Тиздән "Яшьлек" паркында видеокамералар урнаштырылачак. Авыллардагы дружиначылар активрак эшли башладылар... Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлеге эшчәнлегенең бу елның беренче яртыеллыгына багышланган киңәшмәсендә әлеге һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

ӘГЕРҖЕ - ИКЕНЧЕ УРЫНДА

Бүлек начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Андрей Шмырин киңәшмәне күңелле саннардан башлады. Ярты еллык эшчәнлек нәтиҗәләре буенча Әгерҗе районы полициясе 12 бүлек арасыннан икенче урынга күтәрелгәннәр.

- Бүлегебездәге берничә хезмәтнең беренче өчлеккә керүенә дә бик сөенәбез, - диде ул. - Әйтик, җинаятьләрне эзләү, административ практика хезмәте - беренче, полициянең участок вәкилләре икенче баскычка күтәрелделәр.

Тәртип сагында торучылар авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне йөз процент ачуга ирешкәннәр. Сөенерлек тә шул: җинаятьләрне шундый югарылыкта ачу республиканың нибары биш бүлегендә генә башкарылган.

ЮХИДИ идарәсе буенча да алга китеш нык сизелә. Алты айда алты юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Шөкер, юлларда гомерләре өзелүчеләр юк. Ә узган елның шул чорына күз салсак, 14 авариядә ике кеше һәлак булган. Юлларда иминлек булдыру өчен өстәмә билгеләр һәм куркыныч урыннарда яктырткычлар кую буенча эш алып барыла.

САК БУЛЫГЫЗ: КАМЕРА

Әлбәттә, проблемалар, җитешсезлекләр дә юк түгел. Җәмәгать урыннарында җинаятьчелек 54 (!) процентка арткан. "Яшьлек" паркына видеокамералар урнаштырылса, җинаятьчелек бераз кимер дип өметләнәләр тәртип сагында торучылар. Әнә бит, күптән түгел бер ханым парк янына балалар коляскасын куя, күз ачып йомганчы сумкасы юкка чыга. Ә аның эчендә зур суммада акча һәм документлар була. Күзәтү камерасы булса каракны тоту җиңел булыр иде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев якын киләчәктә паркка камералар урнаштырылачагын хәбәр итте. Үзәк мәйданчыкта һәм районга керү юлында да камералар булачак. Ә бит камералар җинаятьчене тиз арада ачыкларга бик ярдәм итә. Күптән түгел "Евросеть" сәүдә челтәрен баскан каракларны да камера ярдәмендә эләктергәннәр.

ХАЛЫК ДРУЖИНАСЫ ЯРДӘМЕ

Җәмәгать тәртибен саклауда халык дружинасының да роле зур. 6 айда дружиначылар ярдәме белән 60 хокук бозу очрагы ачыкланган.

- Красный бордагы Сергей Шишкин кул астындагы дружиначыларны мактап телгә аласы килә. Участок вәкиле Александр Глухов белән берлектә рейдка чыкканда алар авылдашлары законсыз төстә ясаган көпшәсе киселгән ау мылтыгына тап булалар, - диде полициянең начальник урынбасары Радик Ваһапов.

Авылларда дружиначылар активлык күрсәтсәләр дә, шәһәрдә әле пассивлык сизелүен дә билгеләп үттеләр.

2017 елга аяк басуга полиция вәкилләре милиция оешуга 95 ел тулуны зурлап бәйрәм итәчәкләр. Бәйрәмне тагын да яхшы күрсәткечләр, матур эшләр һәм күтәренке кәеф белән каршы алырга язсын тормышыбыз иминлеге сагында торучыларга.

Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев