Әгерҗе делегациясе Казанда “WorldSkills 2019“ Дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашты
Кичә “Казан Арена” стадионында WorldSkills 2019 Дөнья чемпионатын ачу тантанасы булды. Тантанада безнең районнан да кырык кешелек делегация катнашты.
22-27 август көннәрендә Казанда 2019 елның WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионаты уза. Барлыгы 63 илдән 1300дән артык конкурсант 56 компетенция буенча осталыкта сынаша.Чемпионатның талисманнары – ике яшь һөнәрче Алтын һәм Алмаз. Алар яшьлек, һөнәри осталык, интеллект һәм дуслыкны гәүдәләндерә.
“Kazan Expo”да узачак ярышларны безнең район укучылары да тамаша кылачак. Бу хокукка районыбызның төрле мәктәпләреннән иң актив, укуда алдынгы ун укучысы лаек булды.
Бәйрәмнеең ачылыш тантанасында чемпионатта катнашучыларны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев сәламләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев