Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе депутатлары яңа җитәкче сайладылар

Бүген Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Советы депутатлары шәһәр башкарма комитеты җитәкчесен сайладылар. Конкурс комиссиясенә "Водоканал-сервис" предприятиесе директоры урынбасары Илназ Сәфәров һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Вәлиевтан гариза кергән иде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына кандидатлар депутатлар алдында чыгыш ясадылар. Илназ Сәфәров шәһәр халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту, шәһәребезне төзекләндерү һәм...

Бүген Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Советы депутатлары шәһәр башкарма комитеты җитәкчесен сайладылар.
Конкурс комиссиясенә "Водоканал-сервис" предприятиесе директоры урынбасары Илназ Сәфәров һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Вәлиевтан гариза кергән иде.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына кандидатлар депутатлар алдында чыгыш ясадылар. Илназ Сәфәров шәһәр халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту, шәһәребезне төзекләндерү һәм яшелләндерү, коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү, халык мөрәҗәгатьләренә игътибарлы булуны беренче планга куячагын белдерде. Ул шәһәребезнең хөрмәтле депутатлары белән бергә кулга-кул тотынып, аларның бай тәҗрибәсенә таянып эшләячәген әйтте. Руслан Вәлиев та халык мәнфәгатьләрен истә тотып эшләргә җыенуын белдерде.
Гаять җаваплы һәм катлаулы бу вазифага депутатлар бертавыштан Илназ СӘФӘРОВны сайладылар. Район башлыгы, шәһәр советы рәисе Валерий Макаров Әгерҗе шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланган Илназ Сәүбән улына уңышлар теләде.
Илназ Сәүбән улы Сәфәров 1977 елда Әгерҗе шәһәрендә туган. 2нче шәһәр мәктәбен тәмамлагач, Ижау авыл хуҗалыгы академиясендә механикалаштыру инженеры белгечлеге алып чыга. Хезмәт юлын "Әгерҗе нефть продуктлары" предприятиесендә инженер булып башлый. Аннан яшь белгечне "Чишмә" (Үтәгән авылы) колхозына рәис итеп билгелиләр. Соңыннан Әгерҗедә торак-коммуналь хуҗалыгы директоры вазифаларын башкара. Соңгы елларда "Водоканал-сервис" предприятиесендә директор урынбасары булып эшли. Илназ Сәфәров өйләнгән, җәмәгате белән ике ул тәрбиялиләр.
Моңа кадәр шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән Роман Альчиков, контракт вакыты төгәлләнү сәбәпле, эшеннән азат ителде.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев