Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе егете – “Башваткыч“ җиңүчесе

Узган атнада ТНВ каналында Җәвит Шакиров алып бара торган бик күпләребезнең яраткан "Башваткыч" тапшыруында җиңүченең кем икәнен беләсезме? Белмәсәгез - белегез: Әгерҗе егете Рөстәм ХАННАНОВ, "Башваткыч" тапшыруында 10 балл, җыеп җиңеп чыкты. Халык арасында бик тиз популярлашып киткән бу тапшыруда безнең районнан Тирсәдән Илнур Фәсхетдиновтан башка беркемнең дә катнашырга җөрьәт...

Узган атнада ТНВ каналында Җәвит Шакиров алып бара торган бик күпләребезнең яраткан "Башваткыч" тапшыруында җиңүченең кем икәнен беләсезме? Белмәсәгез - белегез: Әгерҗе егете Рөстәм ХАННАНОВ, "Башваткыч" тапшыруында 10 балл, җыеп җиңеп чыкты.

Халык арасында бик тиз популярлашып киткән бу тапшыруда безнең районнан Тирсәдән Илнур Фәсхетдиновтан башка беркемнең дә катнашырга җөрьәт иткәне юк иде әле. Рөстәм дә, яшь кенә булуына карамастан, тәвәккәллек күрсәткән, афәрин!
Рөстәм Ханнанов - Әгерҗе егете. 2нче шәһәр мәктәбен тәмамлагач, Саратовтагы Дәүләт хезмәте академиясендә югары белем алды. Аннан бераз Әгерҗе Пенсия фонды идарәсендә эшләп алды. Хәзер ул Казанда, якташыбыз Ирек Шәрипов җитәкли торган Халыклар дуслыгы йортында этник мәдәният бүлеген җитәкли. Рөстәм Казанда төрле милләт вәкилләренең бик күп мәдәни чараларын оештырып, башлап йөри.
Республика көненә багышланган "Башваткыч"та якташыбыз татарча чатнатып сөйләшүче, җырчы әрмән егете Аршак Алтунян һәм чуваш кызы белән көч сынашты. Шәһәрдә рус мәктәбендә укыса да, Рөстәмнең татар телен, әдәбиятын яхшы белүен, Муса Җәлил шигырен сәнгатьле итеп сөйләвен сокланып карадык. Җиңүче буларак, ул мультиварка белән бүләкләнде. Әмма суперуенда уйнарга җөрьәт итмәде.
- "Башваткыч"та катнашуым соңгысы булмас, икенче юлы килгәндә суперуенда машина отармын да, Әгерҗегә шул машинада кайтырмын әле, - ди якташыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев