Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе егетләре солдатка китә

1 октябрьдән Россиядә көзге чакырылыш башланды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чакырылышта 201 егеткә повестка тапшырылды инде. Шуларның 34е солдат каешы буачак. Хәрби хезмәткә чакырылучылар арасында төп игътибар урта һәм һөнәри белем алганнарга юнәлтелә. Хатыны һәм баласы булганнар яшәү урынына якынрак урнашкан Үзәк хәрби округта хезмәт итәчәк. Егетләргә...

1 октябрьдән Россиядә көзге чакырылыш башланды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чакырылышта 201 егеткә повестка тапшырылды инде. Шуларның 34е солдат каешы буачак.

Хәрби хезмәткә чакырылучылар арасында төп игътибар урта һәм һөнәри белем алганнарга юнәлтелә. Хатыны һәм баласы булганнар яшәү урынына якынрак урнашкан Үзәк хәрби округта хезмәт итәчәк.

Егетләргә армиягә киткәндә нәрсәләр бирелә соң?

- Банк картасы. Анда ай саен ике мең сум акча күчерелеп барыла. Ятимнәргә өч мең сум күчерү каралган. Бу картага солдатның әти-әнисе, туганнары, дуслары да кирәк-яракка акча күчерә ала.

- Кәрәзле телефон. ТР Хөкүмәте солдат каешын буган һәр егеткә бүләккә телефон бирә.

- Хәрби хезмәткә чакырылучы комплекты.

Халык арасында армиядә хезмәт итү вакытын 1,8 ел итәләр икән дигән сүзләр дә йөри. Әмма хезмәт итү әле хәзергә бер ел белән чикләнә. Әгәр бик телисең икән, хәрби хезмәт бурычын үтәгәннән соң, контракт буенча хезмәт итәргә калырга була.

Шунысы сөенечле, Әгерҗе яшьләре армиягә теләп китүләрен әйтәләр. Шулай да башка республикада эшләүче егетләрнең безгә үзвакытында бу турыда хәбәр итмәүләре, хәрби комиссариатка килмәүләре зур кыенлыклар тудыра.

Бу көннәрдә кайбер гаиләләрдә солдат озату ашлары гөрли. Туган якларга армия хезмәтен үтәп солдатлар да кайта башлады. Тормыш дәвам итә... Ил-көннәребез тыныч булып, егетләребезгә исән-имин хезмәт итәргә насыйп булсын.

Илгиз ГАЛИЕВ,

ТРның Әгерҗе районы буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы.

Белешмә.

Көзге чакырылыш вакытында армиягә алынучылар һәм аларның әти-әниләре өчен ТР Хәрби комиссариатында "кайнар линия" телефоннары эшли. Консультация алу өчен (8-843) 2216006, 05216 кыска номерына эш көннәрендә шалтыратырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев