Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Исән йөреп,сау кайтыгыз, Әгерҗе егетләре!

    Язгы чакырылышта беренчеләрдән булып Ватанны сакларга китүче егетләрне хәрби комиссариат бүлекчәсеннән озату тантанасы булды. Төнге 12 тулып килә. Хәрби комиссариатка таба халык, машиналар агыла башлады. Бу төнне биредә язгы чакырылыштагы беренче егетләрне армиягә озатачаклар. Армия темасына җырлар, татарча бию көе яңгырый. Соңгы кочаклашу, әйтеләсе сүзләр, вәгъдәләшүләр.... Әнә, Әгерҗедән Влад Пономарев...

    Язгы чакырылышта беренчеләрдән булып Ватанны сакларга китүче егетләрне хәрби комиссариат бүлекчәсеннән озату тантанасы булды.

    Төнге 12 тулып килә. Хәрби комиссариатка таба халык, машиналар агыла башлады. Бу төнне биредә язгы чакырылыштагы беренче егетләрне армиягә озатачаклар. Армия темасына җырлар, татарча бию көе яңгырый. Соңгы кочаклашу, әйтеләсе сүзләр, вәгъдәләшүләр.... Әнә, Әгерҗедән Влад Пономарев та якыннары белән саубуллаша.

    - Без улыбызның тиздән солдат каешы буачагына сөенәбез. Егет кеше Ватанны сакларга тиеш. Төпчек улыбыз Максим да инде бүгеннән үк "танкист булам, танк училищесына укырга керәм" дип хыяллана, - ди әнисе Екатерина. Үз вакытында армия сафларында хезмәт итеп кайткан әтисе Андрей да улының йөзгә кызыллык китермәячәгенә ышана.

    Ул арада булачак солдатларны соңгы интруктаж уздырырга җыялар. Чакырылыш бүлекчәсе начальнигы Роза Конакова егетләрнең ничек дулкынлануларын аңлый, шуңа һәркайсы белән улыдай якын итеп сөйләшә, кемгәдер киңәшен бирә, кем беләндер шаяртып ала.

    Егетләр арасында таныш йөзләр дә күренә. Әнә, кул сугышы белән шөгыльләнүче һәм КВНчы Денис Майдук. Аңа хезмәт итү әллә ни авыр булмас, мөгаен.

    - Әйе, КВНга, кул көрәшенә секциясенә йөрү дә мине күп нәрсәләргә өйрәтте. Юмор, аралашу, спорт чыныгуы - армиядә боларның барысы да кирәк булыр, - дип елмая егет.

    Ә Иске Эсләктән Айдар Шакиров һәм Үтәгәннән Айрат Ибраһимов көндез безнең редакциягә дә кереп чыктылар. Кәефләре шәп. Айрат әтисенең туган көненә газетага котлау бирергә дип кергән иде. Айдар - районда танылган көрәшче, Айрат исә баскетбол белән шөгыльләнә.Егетләр армиягә беренчеләрдән булып китүләренә сөенүләрен, лаеклы хезмәт итчәчәкләрен әйттеләр. Көндез шаярган-көлгән егетләрнең йөзләре җитдиләнгән.

    Сумкалар барланып, егетләрне фельдшер карап чыкканнан соң, булачак солдатларны саубуллашу тантанасына тезәләр. Баш хәрби комиссар Илгиз Галиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин, Яшьләр үзәге директоры Айзат Харисов егетләргә иң изге теләкләрен җиткерәләр.

    - Армия - ял йорты түгел. Авыр чакта да "кирәк" дигән сүзне истән чыгармагыз. Ватанны саклау - һәр ир-егетнең изге бурычы ул. Тынгысыз заманда яшибез: террорчылык чәчәк ата, Сириядә бәрелешләр бара. Тик илебез халкы тыныч йокларга тиеш. Без сезнең намус белән хезмәт итәчәгегезгә ышанабыз һәм исән-сау кайтуыгызны көтәбез, - диде Илгиз Галиев.

    "Прощание славянки" җыры астында егетләр автобуска утыралар. Полиция машинасы озатуында автобус "тере коридор" буйлап уза. Дуслары, туганнары, якыннары егетләрне кул болгап озатып калалар.

    Машиналар борылыштан югалгач, ничектер ямансу булып калды. Әнә, әниләре күз яшьләрен сөртә. Артык борчылмагыз инде, әниләр. Бер елдан соң улыгызга чыныгып, чын ир-егет булып кайтырга насыйп булсын.

    Екатерина САМСОНОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: