Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе егетләрен армиягә тантаналы шартларда озаттылар

Әгерҗе хәрби комиссариаты бүлекчәсеннән сигез егетне тантаналы шартларда армия сафларына озаттылар. Көзге чакырылышта барлыгы 32 егет ил алдындагы изге бурычын үтәргә китәчәк. ...Чәчләр кыркылган. Йөзләрендә - дулкынлану. Тик алар сер бирмәскә тырышалар. Шунда ук - әти-әниләре, туганнары, дуслары. Әниләр күз яшьләрен сөртә. Кочаклашулар, изге теләкләр. Ниһаять, булачак солдатларны хәрби комиссариат...

Әгерҗе хәрби комиссариаты бүлекчәсеннән сигез егетне тантаналы шартларда армия сафларына озаттылар. Көзге чакырылышта барлыгы 32 егет ил алдындагы изге бурычын үтәргә китәчәк.

...Чәчләр кыркылган. Йөзләрендә - дулкынлану. Тик алар сер бирмәскә тырышалар. Шунда ук - әти-әниләре, туганнары, дуслары. Әниләр күз яшьләрен сөртә. Кочаклашулар, изге теләкләр. Ниһаять, булачак солдатларны хәрби комиссариат бүлегенә чакыралар.

Әгерҗедән Айрат Аитовны озатырга гаиләләре белән килгәннәр.

- Айрат - беренче яраткан оныгыбыз. Үзем армиягә киткәндә дә болай борчылмаган идем, ә менә оныкны озату авыр икән. Хәзер вакыты да башка бит аның. Иң мөһиме, сугышлар булмасын. Оныгым хәрби бурычын лаеклы үтәп, исән-сау әйләнеп кайтыр дип өметләнәбез. Без өч ел хезмәт иттек, ә аларга бер генә ел хезмәт итәсе, - ди бабасы Радик.

Әгерҗедән игезәкләр Александр-Илья Зуевларны озатырга бик күп дуслары килгән.

- Аларга бергә хезмәт итү җиңелрәк булыр. Озакламый безгә дә китәргә туры киләчәк, - диләр дуслары.

Ямурзадан Айнур Закировны озатырга әллә бөтен авыл белән килгәннәр инде.

- Яхшы урыннарга эләгеп, исән-имин хезмәт итеп кайтсын улым, берүк, - дип тели әнисе күз яшьләрен сөртә-сөртә.

- Хезмәт итәргә зур теләк белән китәм. Диплом алдым, хәзер Ватан алдындагы бурычымны үтәргә кирәк, - ди Әгерҗедән Максим Уткин.

Ерак юлга чыгар алдыннан район хәрби комиссары Илгиз Галиев һәм дин вәкилләре - имам-мөхтәсиб Мөхәммәтазат хәзрәт, протоиерей Андрей Ехлаков булачак солдатларга хәер-фатихаларын бирделәр.

- Сез бүгеннән тормышыгызның яңа чорына - армия дигәненә аяк басасыз. Кылган гамәлләрегез өчен җавап бирергә әзер булыгыз. Сез Әгерҗе районының гына түгел, ә республика данын якларга китәсез. Армия - зур тормыш мәктәбе ул. Сезгә кадәр Ватанны бабаларыгыз, әтиләрегез саклаган. Хәзер сезгә чират җитте. Һәркайсыгызга хәерле юл, җиңел хезмәт, гадел командирлар телибез, - кебек сүзләр яңгырады теләкләрдә.

"Марш славянки" көе астында егетләр автобуска утыралар. Бер елдан соң исән-имин күрешергә язсын, егетләр! Бу - әти-әниләрегезнең генә түгел, барыбызның да иң изге теләге.

Любовь МИХАЙЛОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев