Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе эшмәкәрләре үзләрен борчыган сорауларны турыдан-туры Рөстәм Миңнехановка бирә алалар

10 июньдә "Бизнес һәм власть" проекты кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика эшмәкәрләре белән очраша. Эшкуарлар Илбашы белән ашыгыч төстә хәл итәсе проблемалар турында фикер алышачаклар. Президентка сораулары булган Әгерҗе эшмәкәрләре, бизнес-власть. рф сайтында теркәлеп, заявкаларын RT@ombudsmanbiz.ru электрон почтага җибәрергә тиеш. Сорауларны шулай ук 8(843) 2034417 телефонына шалтыратып та әйтә...

10 июньдә "Бизнес һәм власть" проекты кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика эшмәкәрләре белән очраша. Эшкуарлар Илбашы белән ашыгыч төстә хәл итәсе проблемалар турында фикер алышачаклар.
 
Президентка сораулары булган Әгерҗе эшмәкәрләре, бизнес-власть. рф сайтында теркәлеп, заявкаларын RT@ombudsmanbiz.ru электрон почтага җибәрергә тиеш. Сорауларны шулай ук 8(843) 2034417 телефонына шалтыратып та әйтә алалар. Заявкалар һәм сораулар 27 майга кадәр кабул ителә.
Рөстәм Миңнеханов "Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында эшмәкәрләр белән бишенче тапкыр шундый очрашу уздыра. Узган елның августындагы очрашуда эшкуарлар Президентка 30дан артык сорау белән мөрәҗәгать иткәннәр иде. Мобиль сәүдәне көйләү, шәхси индустриаль парк һәм сәнәгать паркларын үстерү, шәхси балалар бакчаларына ярдәм итү, тарифлар турындагы сораулар аеруча кызыксындырды эшмәкәрләрне.
Рөстәм Миңнеханов кара-каршы утырып аралашуның уңай нәтиҗәсе күплегенә басым ясады:
- Мондый аралашуны тагын да киңәйтергә кирәк. Мин инде күп тапкыр әйттем, нинди дәрәҗәдәге түрә булсаң да тәнкыйтьне кабул итә бел. Без халыкны тыңлый һәм аларның сораулары буенча дөрес карарлар кабул итә белергә тиеш.
Тимур Нагуманов, ТР Президенты каршында эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкил:
- "Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү" проектының ике ел эшләү нәтиҗәсе шуны күрсәтә: властьтагыларның бизнеска карашы яхшы якка үзгәрде. Түрәләр хәзер эшмәкәрләрнең җайсыз сорауларына да җавап бирергә, ярдәм итәргә әзер. Кайбер тармакларда җитәкчеләр эшмәкәрләр өчен консультацияләр оештыра башладылар, турыдан-туры элемтәгә чыгалар. 10 июньдә Казанда Президент белән узачак очрашуга Әгерҗе эшмәкәрләрен дә көтеп калабыз. Сорауларыгызны Президентка турыдан-туры бирү мөмкинлегеннән файдаланып калыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев