Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе гаиләләренә - Татарстан Хөкүмәтеннән Яңа ел бүләге

Район башлыгының күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид балалар өчен уздырыла торган Чыршы бәйрәмендә менә инде берничә ел рәттән "РИТЭК" җәмгыяте дә хәйриячелек ярдәме күрсәтә. Яңа ел тамашасын күрсәтүне алар тулысынчы үз өсләренә алалар. Район башлыгы Валерий Макаров һәм "РИТЭК" компаниясе җитәкчелеге исеменнән бирелгән татлы бүләкләрне алган балаларның...

Район башлыгының күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид балалар өчен уздырыла торган Чыршы бәйрәмендә менә инде берничә ел рәттән "РИТЭК" җәмгыяте дә хәйриячелек ярдәме күрсәтә. Яңа ел тамашасын күрсәтүне алар тулысынчы үз өсләренә алалар.

Район башлыгы Валерий Макаров һәм "РИТЭК" компаниясе җитәкчелеге исеменнән бирелгән татлы бүләкләрне алган балаларның йөзләре кояштай балкыды. Бәйрәм башында ук кәефләре күтәрелгән малайлар-кызлар тамаша тәмамлаганчы рәхәтләнеп күңел ачтылар.

Кар бабай Петя бәйрәм кунакларын Яңа ел могҗизасына алып кереп китте. Петяның Англиядән тикле килгән туганы Олаф, Маймыл, Кыш белән балалар төрле биремнәрне үтәделәр, сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар әйтештеләр. Хәтта инглиз телендә дә сынаулар булды. Кыш бабай малайлар-кызларга кышын өйдә утырмаска, рәхәтләнеп саф һавада уйнарга, чаңгы-чанада шуарга, кар сыннары ясарга кушты. Компьютер, телевизор каршында утыруның сәламәтлеккә зыяны турында да сөйләде. Әкият геройларына балалар үзләре дә һөнәрләрен күрсәтеп калырга ашыктылар. Кыш бабайга җырлап-биеп күрсәтергә, шигырь сөйләргә, биергә теләүчеләр бик күп булды.

Яңа елда хыяллар чынга аша, диләр бит. Өч һәм аннан да күбрәк инвалид бала тәрбияләүче җиде гаиләнең дә хыяллары тормышка ашты бу көнне. Татарстан Хөкүмәте андый гаиләләргә зур бүләк - кер юу машиналары әзерләгән иде. Әнә, сәхнә түрендә җиде ятны үз канаты астына сыендырган, аларга наз һәм җылылык бүләк итүче мәрхәмәтле әниләр Фәния Мөхәммәтҗанова, Валентина Закирова, Наталья Гәрәева, Илгизә Хәсәнова, Мөнзилә Рәимова, Земфира Баһаутдинова, Алена Насыйровага район башлыгы Валерий Макаров тирән рәхмәт сүзләрен җиткереп, аларның олы йөрәкләре алдында баш иеп кер юу машинасы документлары тапшырды.

- Бу безнең өчен, чын мәгънәсендә, Яңа ел бүләге булды. Өебездәге кер юу машинасына 15 яшь иде инде. Үзебез дә, балалар да бу олы бүләккә бик сөендек, - ди Әгерҗедә тугыз баланы тәрбиягә алган Земфира Баһаутдинова.

Любовь МИХАЙЛОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев