Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе халкы ярминкәне сагынган

Бүген Әгерҗедә көзге ярминкә гөрләде. Сатуда ниләр генә юк иде: бал, сөт һәм сөт ризыклары, ит, ашлык, бәрәңге, кәбестә, кишер, чөгендер, суган, сарымсак. Бодайны, нигездә, 9-10, арпаны - 8, солыны 7 сумнан тәкъдим иттеләр. 12 сумнан бәрәңгене дә халык бик теләп алды. Тирсәдән Илнур Фәсхетдинов кәҗә сөтеннән ясалган нинди генә...

Бүген Әгерҗедә көзге ярминкә гөрләде. Сатуда ниләр генә юк иде: бал, сөт һәм сөт ризыклары, ит, ашлык, бәрәңге, кәбестә, кишер, чөгендер, суган, сарымсак. Бодайны, нигездә, 9-10, арпаны - 8, солыны 7 сумнан тәкъдим иттеләр. 12 сумнан бәрәңгене дә халык бик теләп алды. Тирсәдән Илнур Фәсхетдинов кәҗә сөтеннән ясалган нинди генә сөт ризыклары алып килмәгән: катык, куертылган сөт, сыр, сөтөсте дисеңме. Иж-Бубый эшмәкәрләре Трейдиннарның, Сарсак-Омгадан Кудрявцевларның кәбестәсен дә халык бик яратып алды. Итне 260-300 сумнан алырга була иде. Әгерҗе ит комбинаты алып килгән бавыр, үпкә кебек субпродуктлар да күз ачып йомганчы юкка чыкты. Алдан ук вәгъдә ителгәнчә, ярминкәдә бытбылдык һәм аларның йомыркаларына кадәр бар иде. Халык бытбылдыкның итен дә чират торып алды. Гомумән, кеше бик күп булды. Димәк, әгерҗелеләр ярминкәне сагынганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев