Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе халкын торак-коммуналь хезмәт күрсәтү мәсьәләләре борчый

Адәм баласы урында үзен борчыган сорауга, проблемага җавап тапмагач, гадәттә, башкаладан килгән төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, Дәүләт Советы депутатлары янына ярдәм сорап килә. Бу атнада да Татарстан Республикасы прокуратурасының федераль законнарның үтәлешенә күзәтү буенча идарәсе начальнигы Ратмир ШӘЙДУЛЛИН Әгерҗе прокуратурасында гражданнарны кабул итү уздырганда 14 кеше аңа мөрәҗәгать итте. - Минем...

Адәм баласы урында үзен борчыган сорауга, проблемага җавап тапмагач, гадәттә, башкаладан килгән төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, Дәүләт Советы депутатлары янына ярдәм сорап килә. Бу атнада да Татарстан Республикасы прокуратурасының федераль законнарның үтәлешенә күзәтү буенча идарәсе начальнигы Ратмир ШӘЙДУЛЛИН Әгерҗе прокуратурасында гражданнарны кабул итү уздырганда 14 кеше аңа мөрәҗәгать итте.

- Минем кулымда да тылсымлы таяк юк. Районнар буенча йөргәндә Татарстан прокуратурасыннан килгәч, барлык проблемаларыбызны да хәл итәргә тиеш дип уйлаучылар да очрый. Мин һәр проблеманың закон нигезендә үтәлешенә ирешү өчен тырышачакмын, - диде Ратмир Фәрит улы.

Ратмир Шәйдуллин бу көнне, нигездә, торак-коммуналь хуҗалык, пенсия, социаль яклау мәсьәләләре, ветераннар турындагы законның үтәлеше, ришвәтчелеккә кагылышлы сораулар буенча кабул итте. Райондашларны нинди проблемалар республика прокуратурасы хезмәткәре янына килергә мәҗбүр иткән соң?

Мөрәҗәгать итүчеләрнең байтагын торак-коммуналь хезмәт күрсәтү мәсьәләләре борчый. Әнә, шәһәребезнең Калинин урамындагы 26нчы йорттан килгән агайны электр энергиясе өчен ОДНның зур суммада исәпләүләре төн йокыларын качырган.

- Фатирымда файдаланылган ут өчен айга 22 сум тирәсе түләсәм, ОДН 110 сум булып килә. Бу һич тә болай булырга мөмкин түгел. Ничә еллар инде бу сорауга районда җавап табалмыйм, - ди ул.

Ратмир Шәйдуллин бу сорау буенча Идарәче компания директоры Рөстәм Вәлиевка кичекмәстән тикшерү уздырырга боерык бирде.

Әлеге агай газ хезмәтеннән техник хезмәт күрсәткән өчен түләргә квитанция китерүләре, әмма аларның әлегә кадәр килеп мондый хезмәт күрсәтмәүләре турындагы зарын да җиткерде.

-Фатирыгыздагы газ приборларына техник хезмәт күрсәтелмәгән икән, бу турыда газ хезмәтенә хат языгыз да, әлегә түләми торыгыз, - диде прокуратура идарәсе начальнигы.

Икенче бер шәһәрдәшебезне инде күптәннән Әгерҗедә коммуналь хезмәтләргә, бигрәк тә кайнар суга тарифларның югары булуы борчый. Ратмир Шәйдуллин бу проблема белән җитди шөгыльләнәчәген белдерде.

Районыбызга эшкә кайткан яшь табибә "Земский доктор" федераль программасы буенча тиешле бер миллион сум акчаны алуда ярдәм итүен сорап килгән иде. Бер елга якын инде яшь белгеч, бу сорауга югарыдагы түрәләрдән гел тискәре җавап алып, аптырашта калган. Ратмир Фәрит улы бу сорау буенча Казанга кайту белән эшкә керешәчәген әйтте.

Прокуратура хезмәткәренә пенсия сораулары буенча да мөрәҗәгать итүчеләр булды. Бу сораулар буенча райондагы Пенсия фонды җитәкчелегенә тиз арада ачыклык кертергә кушылды.

- Бер Әгерҗедә генә түгел, башка районнарда да гади халыкка теге яки бу мәсьәләне җитәкчеләр, белгечләр тарафыннан җентекләп, гади итеп аңлату җитми. Аннан соң халык үзе дә күбрәк телдән генә мөрәҗәгать итә. Хөрмәтле әгерҗелеләр, әгәр соравыгыз бар икән, аны хат итеп язып, тиешле урынга җиткерегез. Ә аннан сезгә язмача җавап бирергә тиешләр. Ул җавап канәгатьләндермәгән очракта югарырак урынга мөрәҗәгать итсәгез, теге җавапны теркәү мәҗбүри. Бу безгә сезнең проблеманы чишү өчен бик тә кирәк. Юкка гына тузга язылган тузмас димиләр бит, - дигән теләген җиткерде Ратмир Шәйдуллин әгерҗелеләргә.

Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев