Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Әгерҗе хәбәрләре“н син дә якыныңа яздыр

"Татмедиа" медиахолдингы "Якыннарыңа яздыр", "Әти-әниеңә яздыр" акциясенә старт бирде. 18 июньгә кадәр һәрберегез якыннарыгызга, әти-әниегезгә, күршегезгә, аз пенсия алучы өлкәннәргә, ветераннарга яраткан газета-журналларын яздырып бүләк итә ала. Бу изге эшне "Татмедиа" АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин үзеннән башлады. Ул, ТР Дәүләт порталына кереп, әти-әниләренә "Татарстан" җурналын яздырып бүләк итте. Почта...

"Татмедиа" медиахолдингы "Якыннарыңа яздыр", "Әти-әниеңә яздыр" акциясенә старт бирде. 18 июньгә кадәр һәрберегез якыннарыгызга, әти-әниегезгә, күршегезгә, аз пенсия алучы өлкәннәргә, ветераннарга яраткан газета-журналларын яздырып бүләк итә ала.
Бу изге эшне "Татмедиа" АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин үзеннән башлады. Ул, ТР Дәүләт порталына кереп, әти-әниләренә "Татарстан" җурналын яздырып бүләк итте.
Почта элемтәсе бүлекчәләренә барып та торасы да юк. Өйдән йә эш урыныннан Дәүләт порталына керәсез дә яки "Россия почтасы" сайтында үзегез теләгән басманың исемен, ничә айга икәнлекне язасыз да банк картасы белән түлисез. Әнә шулай, бер мәшәкатьсез генә, өч минут эчендә яраткан басмагызга язылып та куя аласыз.
Кибетләр буйлап аптырап якыннарыгызга нигә бүләк эзләп йөрергә? Алар яратып укый торган басмаларын яздырасыз да бүләк итәсез. Җиңел дә, файдалы да. Ярты ел бу гәҗит-журналлар килгән саен сезгә рәхмәт укырлар. Әнә, ТР сәламәтлек саклау министры Адил Вафин да, Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев та якыннарына газеталар яздырдылар. "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы редакциясе коллективы да "Яңарыш" газетасының 25 еллык юбилее уңаеннан каләмдәш дусларга "Сөембикә", "Шәһри Казан", "Мәдәни җомга"ны яздырып бүләк иттек. Тукайның 130 еллыгы уңаеннан үткәрелгән бәйгедә призлы урыннар алган хәбәрчеләребез Әлфирә Низамова, Асия Корбангалиева, Фәридә Җәмилевага "Сөембикә" журналын яздырдык. Баш мөхәрриребез Рәмзия Зарипова иң якын авылдашы, ветеран хәбәрчебез Рәмзия Шәймөхәммәтовага "Сөембикә", күршесе Люция Гадршинага "Әгерҗе хәбәрләре"н яздырып бүләк итте. Район инвалидлар оешмасына "Әгерҗе хәбәрләре"н яздыруыбыз да район редакциясенең матур традициясенә әйләнде.
Икенче яртыеллык өчен матбугат басмаларына язылу 18 июньдә төгәлләнә. Санаулы көннәр тиз уза. Бу көннәрдә сез дә, "Якыныңа яздыр" акциясенә кушылып,"Әгерҗе хәбәрләре"н яздырыгыз һәм әти-әниләрегез, әби-бабаларыгызга, коллективыгыздагы ветераннарга бүләк итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев