Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе хоккей йолдызын югалтты

Чәршәмбе көн Әгерҗе халкы, спортчылар хоккей дөньясына ныклы адымнар белән кереп баручы, тренерлары зур өметләр баглаган, үзе дә баскычлар булып менеп НХЛга барып җитәргә хыялланган 14 яшьлек Вадим ВЕСЕЛКОВ белән хушлашты. 19 октябрь кичендә яшүсмернең кинәт йөрәге туктады... Вадим кечкенәдән Әгерҗедә "Спутник" хоккей командасында шөгыльләнә башлаган иде. Команданың иң оста,...

Чәршәмбе көн Әгерҗе халкы, спортчылар хоккей дөньясына ныклы адымнар белән кереп баручы, тренерлары зур өметләр баглаган, үзе дә баскычлар булып менеп НХЛга барып җитәргә хыялланган 14 яшьлек Вадим ВЕСЕЛКОВ белән хушлашты. 19 октябрь кичендә яшүсмернең кинәт йөрәге туктады...
Вадим кечкенәдән Әгерҗедә "Спутник" хоккей командасында шөгыльләнә башлаган иде. Команданың иң оста, әйдәп баручы уенчысын Әлмәтнең "Нефтяник" хоккей клубының балалар спорт мәктәбенә чакырып алдылар. Хоккейны үзенең тормышы итеп сайлаган яшүсмер биредә бик тиз арада үзен күрсәтә һәм аны "Нефтяник-2001" командасының капитаны итеп билгелиләр. Вадимны барысы да - укытучылар, тренерлар, дуслары, хәтта көндәшләре дә яраттылар. Әнә, аның белән хушлашырга да Ижау, Әлмәт командаларыннан яшьтәшләре килгәннәр иде. Район җитәкчелеге, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Вадимның остазлары, якыннары аның турында иң җылы сүзләрен җиткерделәр...
Ольга КОСТЕНКОВА - 2нче мәктәптә укыгандагы сыйныф җитәкчесе:
- Вадим бик мәрхәмәтле, мөлаем укучы иде. Тренерлар шәкертләрен кырысрак итеп тәрбияләсәләр дә, Вадимдагы игелекне, яхшылыкны без - укытучылар да, сыйныфташлары да сизә идек. Ул кечкенәдән әтисен дә, әнисен дә алыштырган әбисен бик яратты. Бервакыт аңа җыенга киткәч, дәрес калдырырга туры килгән иде һәм шуның аркасында ул "өчле" алды. "Әбинең кәефен төшерәсем, аны борчыйсым килми" дип аның "өчле"сен төзәтергә ашыкканы истә.
Ул бик ышанычлы иде. Кушылганны ничек кенә авыр булса да эшләргә тырышты. Үз алдына куйган максатка да ирешмичә туктамады. Башлангыч сыйныфтан соң мин кабул итеп алганда да укытучылары Ольга Вениаминовна Вадимга бары уңай характеристика биргән иде. Сыйныфта аны беренче көнне үк командир итеп сайладылар. Нинди генә ярыш-бәйге булса да команданы туплый, оештыра алды вадим. Һәм, әлбәттә, аларга һәрчак җиңү елмайды. Ул ирләрчә конфликтларны чишү юлын таба белде, әмма бу очракта беркемне дә кимсетүгә юл куймады.
Әлмәткә киткәндә безгә аның белән саубуллашуы бик авыр булды. Әмма без беркайчан да элемтәне өзмәдек. Шалтыратып сөйләшү, социаль челтәрдә аралашу гадәти күренеш иде. Ә Әгерҗегә кайтканда Вадим һәрвакыт мәктәпкә килде һәм ярышлар, тренировкалар, җиңүләре турында бирелеп сөйли иде. Ә без барыбыз да аның уңышларына чиксез сөенә идек.
Вадимның үзеннән кечкенәрәкләргә булган карашы да сокландыра иде. Спорт мәктәбендә булганда малайлар белән аралашуын, кечкенәләрнең аның артыннан йөгерүен күреп тә сөенгәнем булды. Аның турында биредә дә "безнең Вадим" дип яратып сөйлиләр иде.
Без аны һәрчак сагынып яшәдек. "Ул безнең мәктәпкә укырга кайтмаячак" дип уйласак та, без аны барыбер көттек. Әбисе Тәнзилә ханым белән дә гел телефоннан сөйләшеп тордык, Вадимның җиңүләренә бергә шатлана идек. Тәнзилә апа да оныгын читкә җибәргәч бик борчылды, аны сагына иде. Ә мин һәрвакыт: "Вадим кайтса, без бик сөенер идек. Әмма ул кайтмаячак. Чөнки ул хоккей белән яши", - дия идем...
Илшат ГАЙНЕТДИНОВ - спорт бүлеге начальнигы:
- Вадимны балалар бакчасына йөргәндә үк хоккей командасына алдык. Җаваплы, бик тәртипле, тормышны ярата торган малай иде ул. Уен барышында иң авыр вакытта тренер Вадимны бозга чыгара иде. Аның команданы алга чыгарган, җиде кат тире чыкканчы уйнаган мизгелләре күз алдына килә. Берсендә безнекеләр Чаллы командасы белән уйнаганнар иде. Ике период тәмам, әмма исәп 0:0. Өченче период төгәлләнергә санаулы гына минутлар калганда Вадим көндәшләре капкасына алка кертте. Шуннан соң безнекеләр тагын да кызып киттеләр һәм көндәшләре капкасына янә ике алка кертеп җиңү яуладылар.
Сакчы Вадим, әнә шулай, иптәшләре, көндәшләре алдында хөрмәт яулады. Егылса да, бәрелсә дә, җәрәхәтләнсә дә боздан чыгып китмәде. Аны хәтта Мәскәү клубына да чакырганнар иде. Әмма Вадим үзенең клубына тугры булып калды.
Владислав БАБАНОВ - Әлмәт спорт мәктәбе директоры:
- Вадим белән мәктәптә дә, хоккейда да, тәрбия процессында да проблемалар булмады. Безнең клубка килгәч бер елдан ул команда капитаны итеп сайланды. Команда, һәр уенчы өчен зур җаваплылык тойды ул. Тренер һәм педагоглар Вадимга ышаналар һәм аңа зур өметләр баглыйлар иде. Ул бит Татарстанның җыелма командасы составында да үзен күрсәтә алды. Вадим Веселковның үлеме - барыбыз өчен зур югалту ул. Без сине онытмабыз, Вадим. Урының оҗмахта булсын.
...Вадимның җәсәден зиратка алып киткәндә болытлар арасыннан кояш та күренде. Ул да тормышны яраткан, зур җиңүләр турында хыялланган егет белән хушлашырга теләгәндер, мөгаен...
Язманы Екатерина САМСОНОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев