Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе икмәгенә югары бәя бирделәр

    Россия Кулланучылар җәмгыятенең үзәк союзы советы рәисе Евгений Кузнецов Ижаудан эшлекле сәфәрдән кайтышлый Әгерҗе райпосының эшчәнлеге белән дә танышып чыкты. Евгений Кузнецов һәм Татпотребсоюз рәисенең беренче урынбасары Олег Земсков икмәк-азык комбинатында булдылар. Биредә җитештерелә торган продукцияләр күргәзмәсен кызыксынып карадылар, Әгерҗе икмәк-күмәч әйберләренең сыйфатына югары бәя бирделәр. Кунаклар Тирсәдәге "Барысы да...

    Россия Кулланучылар җәмгыятенең үзәк союзы советы рәисе Евгений Кузнецов Ижаудан эшлекле сәфәрдән кайтышлый Әгерҗе райпосының эшчәнлеге белән дә танышып чыкты.
    Евгений Кузнецов һәм Татпотребсоюз рәисенең беренче урынбасары Олег Земсков икмәк-азык комбинатында булдылар. Биредә җитештерелә торган продукцияләр күргәзмәсен кызыксынып карадылар, Әгерҗе икмәк-күмәч әйберләренең сыйфатына югары бәя бирделәр. Кунаклар Тирсәдәге "Барысы да йорт өчен" кибетенең эше белән дә танышып чыктылар.
    Мәскәү кунагы Әгерҗе райпосының эшчәнлеген уңай яктан бәяләде, халыкка заманча хезмәт күрсәтү буенча эшлекле тәкъдимнәрен җиткерде.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: