Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе ипие нигә бозыла?

"Узган атнадан бирле Әгерҗе икмәк-азык комбинаты пешерә торган ипинең тиз бозылуына исебез китә. Тышы әйбәт күренсә дә, эче бик тиз ләчтәгә әйләнә. Ни сәбәпле шулай икән, аңлатып языгыз әле", дип шалтыратучылардан редакция телефоны тынып тормый бу арада. Шушы сорауга аңлатма бирүен сорап, без райпоның икмәк-азык комбинаты җитәкчесе Мөдәрис ИБРАҺИМОВка мөрәҗәгать...

"Узган атнадан бирле Әгерҗе икмәк-азык комбинаты пешерә торган ипинең тиз бозылуына исебез китә. Тышы әйбәт күренсә дә, эче бик тиз ләчтәгә әйләнә. Ни сәбәпле шулай икән, аңлатып языгыз әле", дип шалтыратучылардан редакция телефоны тынып тормый бу арада.

Шушы сорауга аңлатма бирүен сорап, без райпоның икмәк-азык комбинаты җитәкчесе Мөдәрис ИБРАҺИМОВка мөрәҗәгать иттек.

- Иң беренче шундый хәл килеп чыккан өчен без җитештергән икмәкне сатып алучылардан гафу үтенәбез. Һава торышы бик эссе булганда бодай ипие "бәрәңге чире" белән "авырый". Бәрәңге таякчыгы бактерияләре бодай бөртегенең өске өлешендә була. Бөртекне тарттырганда ул онга, соңыннан камырга күчә. Ипи бик югары температурада пешсә дә, әлеге "авыру" тулысы белән юкка чыкмый. Ипинең эче бик тиз бозыла, ул чиләнә. Ә ипи "авыру"га бирешмәсен өчен онга биокушылмалар салырга кирәк. Әмма без кеше организмы өчен файдалы, табигый продукция җитештерү яклы. Шуңа күрә ипи пешергәндә бернинди кушылмалардан файдаланмыйбыз.

Без хәзер "бәрәңге чире"нә каршы көрәш ачтык. Ипиебез бик тиз көндә тәмле һәм сыйфатлы булып пешә башлаячак дип ышандырам.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев