Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе исерекләренең яраткан урыны

Кайберәүләр пенсиягә чыккач өстәмә керем алу өчен ниләр генә эшләмиләр? Кемдер эшен дәвам итә йә башка җиңелрәк эш эзли, икенчеләре бакчасында үстергән яшелчә-җиләк-җимешен базарда сата, терлек, кош-корт асраучылар, оекбаш бәйләп сатучылар да бар. Ә менә Әгерҗедә Гагарин урамында яшәүче граҗданин пенсиядә нәрсә белән шөгыльләнә икән? Ул өстәмә керем алуның җиңел...

Кайберәүләр пенсиягә чыккач өстәмә керем алу өчен ниләр генә эшләмиләр? Кемдер эшен дәвам итә йә башка җиңелрәк эш эзли, икенчеләре бакчасында үстергән яшелчә-җиләк-җимешен базарда сата, терлек, кош-корт асраучылар, оекбаш бәйләп сатучылар да бар. Ә менә Әгерҗедә Гагарин урамында яшәүче граҗданин пенсиядә нәрсә белән шөгыльләнә икән?
 
Ул өстәмә керем алуның җиңел юлын тапкан. Бу ир эчәргә яраклы булмаган сыекча сатып халыкны агулый. Бу йорт - исерекләрнең иң яраткан урыны. Тамагың кычытып, эчәсең килеп тора икән, рәхим ит. Исерекләрнең гомерен кыскартучы бу ирнең капкасын, тәрәзәсен тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шакырга мөмкин. "Вита-септ" лосьонын жәлт чыгарып бирә йорт хуҗасы. Акчаң җитмәсә йә кесәңдә сукыр бер тиен булмаса да, мәрхәмәтле хуҗа исерекләргә бурычка биреп тора. Менә шуңа бу йорттан исерекләр өзелеп тормый. Составында спирт булган сыекча, беренчедән, арзан, икенчедән, төн уртасында да, таң алдыннан да, иртән башың чатнап авыртканда да алырга була.
Узган атнада "идән асты"ннан хәмер сатучыларны ачыклау буенча Әгерҗедә даими эшләүче мобиль төркем әлеге йортка килде. Төркем составында Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы, район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге, полиция хезмәткәрләре бар иде. Халыкны эчүчелек сазлыгына тартучы бу иргә карата административ беркетмә төзелде. Лосьон сатып, кесә калынайтучыга закон нигезендә 1500-2000 сум штраф яный.
Сүз уңаеннан: Чаллы териториаль органы 2015 елда 13942,4 литр ялган хәмерне сатудан алды. Әлеге оешма хезмәткәрләре "идән асты"ннан сыйфатсыз аракы сатучы һәр йортка теләсә кайчан килеп керергә мөмкин.
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев