Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе ит комбинаты - үсештә

Узган ел биш еллыгын билгеләп үткән "Әгерҗе ит комбинаты" ширкәте директоры Михаил Батанов 2015 елда "Алтын йөзлек" республика бәйгесендә җиңүче булды. Әлеге комбинат базасында Әгерҗе районының сәнәгать мәйданчыгы оештырылу да - зур яңалык. Бүгенге әңгәмәдәшебез - "Әгерҗе ит комбинаты" ширкәте директоры, "Деловая Россия" җәмәгать оешмасы әгъзасы Михаил БАТАНОВ. - Михаил...

Узган ел биш еллыгын билгеләп үткән "Әгерҗе ит комбинаты" ширкәте директоры Михаил Батанов 2015 елда "Алтын йөзлек" республика бәйгесендә җиңүче булды. Әлеге комбинат базасында Әгерҗе районының сәнәгать мәйданчыгы оештырылу да - зур яңалык. Бүгенге әңгәмәдәшебез - "Әгерҗе ит комбинаты" ширкәте директоры, "Деловая Россия" җәмәгать оешмасы әгъзасы Михаил БАТАНОВ.
- Михаил Дмитриевич, моннан биш ел элек ярымҗимерек хәлдәге бинаны алып, монда зур эш башлап җибәрү һәм шушы кыска вакыт эчендә Татарстанда танылу алу җиңел генә бирелмәгәндер. Бераз артка чигенеп, биш ел элек Әгерҗедә зур эш башлап җибәргән көннәрегезгә әйләнеп кайтыйк әле.
- Мин Ижау авыл хуҗалыгы академиясендә авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүче белгечлеге алган идем. Аннан соң Татарстандагы һәм күрше-тирә төбәкләрдәге ит комбинатларына терлек алып кайту белән шөгыльләнеп шактый тәҗрибә тупладым. Шул чагында үз предприятиемне ачу теләге туды. Әгерҗедә ит комбинаты ачу буенча бизнес-проект эшләдем. Шуның белән банкка килеп, проектымны уңышлы якладым. Миңа зур өметләр баглап кредит бирделәр һәм юбүгенге көнгә кадәр әлеге банк белән уңышлы эшләп киләм. Эшне нульдән өч кеше белән башлаган идек. Иң элек җитештерү һәм административ биналар төзүгә, аннан соң заманча җиһазлар булдыру өчен шактый көч һәм акча түгәргә туры килде. Бүген бездә 120 хезмәткәр эшли. Күбесе - бер гаиләдән: әти-әнисе һәм ул-кызлары.
- Ит комбинатына яңа технологияләр буенча эшләргә урамнан теләсә кемне эшкә алып булмый бит. Кыска вакыт эчендә белгечләрне ничек туплый алдыгыз?
- Ит җитештерүдә тәҗрибәсе булган пофессионалларны Әгерҗедән генә түгел, башка күрше төбәкләрдән дә эзләргә туры килде. Нәтиҗәдә, бүген бездә бердәм команда тупланды. Эшче-хезмәткәрләргә таләпләребез бик катгый. Ялкаулар, озын куллылар, эчәргә яратучыларга безнең арада урын юк.
- Эшче-хезмәткәрләрегезгә нинди социаль яклау чаралары каралган?
- Хезмәт хакы айга ике тапкыр тоткарлыксыз бирелә. Бушлай ашатабыз, ит продукциясен айга бер тапкыр бушлай бирәбез һәм тагын үзкыйммәте буенча сатабыз. Бик кирәк чакта һәм дәвалану өчен матди ярдәм күрсәтелә. Хезмәткәрләребезгә ташламалы кредит бирү өчен банк-партнер белән килешү төзелде. Бәйрәмнәрне бергәләп матур һәм файдалы итеп үткәрәбез.
- Афәрин! Әгерҗедә бер генә оешмадада да мондый өстенлекләр юктыр, мөгаен. Юкка гына Әгерҗе ит комбинатында эшләү бик дәрәҗәле һәм җаваплы димиләрдер инде.
- Болар барысы да безгә предприятиебезне үстерергә һәм киләчәккә планнар төзергә зур ярдәм итә.
- Производствоны җәелдерүдә Сезгә банк кредитыннан тыш, Татарстанда бизнесны үстерүгә юнәлтелгән программалар да ярдәм итми калмагандыр?
- Әлбәттә. Без "Лизинг-грант" программасында ике тапкыр катнаштык. Беренчесендә 4 КамАЗ алдык. Икенче тапкыр ит продукциясен тиз арада катыра торган (шоковая заморозка) заманча суыткычлы булдык. Ул - свежий итнең сыйфатын озак вакытка сакларга мөмкинлек бирә торган җиһаз. Безнең хәзер егермеләп йөк һәм җиңел транспортыбыз бар.
- Көнгә күпме ит җитештерәсез?
- Көн саен 50-60 баш терлек суябыз, 15 тонна продукцияне сатуга, Әгерҗе, Ижау, Чаллыдагы балалар учреждениеләренә озатабыз. Чагыштыру өчен: 2010 елда айга 100 тонна ит җитештергән булсак, бүген бу күрсәткеч - 500 тонна.
- Узган ел ит комбинаты территориясендә Әгерҗе районының сәнәгать мәйданчыгын булдыру да Сезгә зур ышаныч һәм өмет баглау бит ул.
- Әйе, узган көздә безнең базада "Агрыз-Развитие" дигән сәнәгать мәйданчыгы булдырылды. Ул 20 мең квадрат мәйданны били һәм биш резиденцияне берләштерәчәк. Биредә катнаш азык җитештерүче завод, пилмән, ит ярымфабрикатлары цехларының бизнес-планнарын төзү каралган. Бу - күп кенә әгерҗелеләрне эшле итү дигән сүз. Яңа цехлар төзү без җитештерә торган продукциянең ассортиментын да шактый киңәйтәчәк.
- Дмитрий Михайлович, без Сезнең Россиядәге бик дәрәҗәле бизнесменнарны берләштерүче "Деловая Россия" иҗтимагый оешмасына керүегез турында да ишеттек.
- Әлеге оешманың Татарстан бүлекчәсендә бик дәрәҗәле бизнесменнар. "Деловая Россия" әгъзасы булу безгә күп кенә катлаулы проблемаларны бергәләп киңәшеп хәл итәргә, мөһим карарлар кабул итәргә ярдәм итә.
- Күптән түгел Татарстан Хөкүмәте Башлыгы Илдар Халиков, Әгерҗегә эшлекле сәфәре вакытында Сез җитәкләгән предприятие эшчәнлегенә югары бәя биреп, "Әгерҗе ит комбинаты республикада иң эре ит җитештерүчеләрнең берсе булачак" дигән өметен белдерде. Әңгәмә барышында Сез тормыштагы девизым "Беркайчан да бирешмәскә, фәкать алга барырга!" дигән идегез. Шушы лозунгка тугры калып, районыбыз үсешенә лаеклы өлеш кертүдә зур уңышлар телибез Сезгә!
Әңгәмәдәш - Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев